erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

IKEA кибетләре кабат ачылырга мөмкин

IKEA компаниясе, товар белән тәэмин итү чылбыры яңартылганнан соң, Россиядәге кибетләрен яңадан ачып җибәрү мөмкинлеген эзли.

 

Inditex компаниясенә Massimo Dutti, Zara, Pull & Bear, Oysho, Bershka, Stradivarius, Zara Home, Uterque брендлары белән эш итә) дә кагыла бу. Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов бүген шулай дип белдергән.

“IKEAга хәзер ассортиментын тулыландырырга кирәк. Әлегә бу мәсьәләне хәл итү кыен. Компания моның юлларын тапкач, кибетләрен ачачак. Җитмәсә, IKEA кибетләрен дә үзе төзеде бит. Аларны ташлап, кемгәдер калдыру дөрес булмас иде”, – дигән Евтухов “Халык фронты” эфиры аша.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, IKEA бездә бик табышлы эшли. Компания продукцияне чит илләрдән дә кайтара, шулай ук Россиядә дә заводлары бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Эшчәнлеген вакытлыча туктаткан чит ил компанияләре үзләре белдергәнчә, эшләмичә тору махсус операциягә бәйле түгел, бәлки логистикадагы, продукция кайтарудагы проблемаларга бәйле. Алар инде якын киләчәктә үк эшчәнлекләрен яңартып җибәрергә ниятли. Берсенең дә китәсе килми, чөнки Россия базары бик зур бит”, – дигән Евтухов.

“Inditex та, Россия базары – бик мөһим, дигән фикердә”, – дип йомгаклаган сүзен Евтухов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X