erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икеләтә оклад алу мөмкинлеген аңлаттылар

Биредә сүз нормадан тыш хезмәт турында бара.

Суд эксперты Юрий Капштык «Российская газета»га биргән интервьюсында хезмәткәрләрнең икеләтә окладка хокукы булган очрак турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, сүз нормадан тыш хезмәт турында бара. Ул чакта хезмәткәрне эшкә гадәти графиктан яки смена расписаниесеннән тыш җәлеп итәләр.

Капштык искәртеп узганча, мондый норма Хезмәт кодексының 153 маддәсендә һәм хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен хезмәт хакы күләмен билгеләү турында»гы 2021 елның 8 февралендәге (№ 287-ТЗ) хатында беркетелгән.

Белгеч шулай ук 4 майдан 7 майга кадәр игълан ителгән эш көне булмаган көннәр өчен хезмәткәрләргә билгеләнгән оклад күләмендә түләячәкләренә игътибарны юнәлтте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Хезмәткә тулысынча эш башыннан түләнгән очракта, хезмәткәргә эшләми торган көннәрдә түләү өчен нигез юк», — дип ачыклык кертте Капштык.

Эксперт эшчәнлекләре өзлексез булган оешма хезмәткәрләре өчен күрсәтелгән көннәр гадәти эш көннәре булачак, дип өстәде.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/25-04-2021/rossiya-halkyna-ikel-t-oklad-alu-m-mkinlegen-a-lattylar-5821077

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X