erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Икешәр көн генә эшләячәкбез

Эш бирүче 31 декабрьдә үз инициативасы белән хезмәткәрләр өчен ял көне ясарга хокуклы.

Агымдагы елның соңгы эш атнасында һәм 2020 елның беренче атнасында ике эш көне булачак. Бу хөкүмәт тарафыннан расланган җитештерү календареннан күренә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

2019 елның соңгы атнасында Россия халкы дүшәмбе, 30 декабрьдә, һәм сишәмбе, 31 декабрьдә эшкә чыгачак.

Киләсе елда беренче эш атнасы ике көн - пәнҗешәмбе, 9 гыйнварда, һәм җомга, 10 гыйнварда булачак.

Россия Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә эш бирүче 31 декабрьдә үз инициативасы белән хезмәткәрләр өчен ял көне ясарга хокуклы, дип искәрттеләр.

Моннан тыш, 31 декабрьдә эштән бер сәгатькә иртәрәк китәргә мөмкин булачак.

http://atnya-rt.ru/news/mgyiyat/ike-atna-ikeshr-kn-gen-eshlyachkbez

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев