erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ИлГәрәй: «Әтинең теләге кабул булды, ул киткәндә, янында була алмадым...»

Татар эстрадасы артисты ИлГәрәй сәхнәдә беркемне дә кабатламый, аның үз стиле, үз юнәлеше. Соңгы вакытта ул тагын да ачылып китте кебек, репертуары да, образы да үзгәрде (»Шәһри Казан», Эльвира Шакирова).

ИлГәрәй, “кайда калды гүзәл балачагым?” дип җырлыйсың. Балачагың, чынлап та, рәхәт уздымы?

-    Әйе, тик хәзер ничек кенә теләсәң дә, ул чорга әйләнеп кайтып булмый. Сагынып искә алырга гына калды. Әби-бабайлар исән-сау иде. Әти белән әни икесе дә Балык Бистәсе районы Чирмешән авылыннан, бер үк урамнан. Казан егете булсам да, җәй айларында авылда үстем. Башта әти ягында, аннары әнинең әнисендә тордым. Болында көтү көттем, таяк башына пакет чорнап бәбкә сакладым, бакчасында да эшләдем. Мичтә пешкән коймаклар да, кукуруз басуында лабиринт ясап уйнаганнар да, клубка кызлар янына йөргән чаклар да истә. Җизнигә ияреп “Дон” комбайнында утырып йөри идем. Авылда чын мәгънәсендә авыл егете идем мин.

-    Гаиләдә ике малай сез. Кайсыгыз әнигә, ә кем әтигә күбрәк тартылды?

-    Мин холкым белән әнигә, ә йөз-кыяфәт белән әтигә охшаган. Бертуган энем Алмаз киресенчә, холкы белән әтигә тартылган. Әни һәрнәрсәне күңеленә якын алса, әти барысын да җиңел үткәрә иде. Әни кебек бөтен нәрсәгә дә борчылып йөрүчем өчен еш кына үземне сүгәм, “нигә әтигә охшамаган икән мин?” дим. 

-    Әтиеңнең вафатын авыр кичердең. Ул кайгылы көнне искә алыйк әле... 

-    Әти 2019 елның 30 ноябрендә 56 яшендә вафат булды. Ул көнне мин Лениногорскига юбилей үткәрергә киттем. Әти чирләп торгач, күп кенә бәйрәмнәрдән баш тарткан идем, ләкин 30ы буласы мәҗлескә май аенда ук аванс түләп куйганнар иде. Шуңа күрә ул мин ул чарадан баш тарта алмадым. Мәҗлес тәмамлануга 3 сәгать кала, баҗай кайгы уртаклашып смс хәбәр юллады. Хатыным Айгөл күргән-белгәннәргә әтинең китүен миңа әйтми торырга кушкан булган, ә баҗайга әйтеп өлгермәгән, күрәсең. Әтинең үзен күрмичә күңел ышанмады, бәдрәфкә кереп кычкырдым. Өйгә кайтып, әти янына тезләнеп, салкын кулыннан тоткач кына аның киткәнен аңлап еладым. Аның гәүдәсе кечерәеп калган иде. Әти җан биргәндә, янында әни белән энем булган, Ясин укыганнар. "Улым, мин киткәндә, янымда булуыңны теләмим", — дия иде миңа әти. Әйткәнемчә, мин – йомшак күңелле кеше. Әти дә моны белде, күтәрә алмас дип уйлагандыр инде. Аның теләге кабул булды, ул киткәндә, янында була алмадым.

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-    Озак чирләдеме?

-    Май аенда кәефе үзгәрде. "Эчем авырта", - дия иде. Тиз ара торган булды, корсагы үсә башлады. Баксаң, эчендә су җыелган булган икән. Яман шешнең өченче стадиядән дүртенчегә күчкән мәле булган. Сентябрьдә инде авыртуга түзә алмагач, хастаханәгә алып бардык. Әле анда да төгәл диагноз куя алмыйча табибтан табибка йөрттеләр. Ә бәлки белгәннәрдер дә... Профессорга күрсәткәч, үземне генә калдырды да, "әтиеңнең бер ай гомере калды", диде кулымнан тотып. "Ничек инде? Үзе рульгә утырып килде, үз аягында йөри", - дим. Сүз уңаеннан , әти 25 ел “КамАЗ”да эшләде. "Ул шундый зәһәр авыру, кеше бүген бар, иртәгә юк", - диде... "Әйдәгез, дәвалагыз әтине!" - дидем. Бер ай дигәннән соң, әти өч ай яшәде. Табиблар үзләре дә шаккаты, хастаханәдә күргән саен "әтиегез исәнмени?" дип сорыйлар иде. 

-    Гадәттә, яман чир белән авырган кешеләргә нәрсә белән авырганын әйтмиләр. Әтиең белдеме?

-    Әти нинди авыру белән чирләгәнен үлгәнче белмәде. Без аңа әйтергә кыймадык, үзе дә "тереләм" дип өметләнде. Әти ач килеш, ашыйсы килеп китеп барды. Эче янгач, хәтта боз ашый иде. Туңдырмалар да алып кайтып ашаттым. Кымыз эчәсе килә дигәч, анысын да алып кайттым. Ләкин организмы бернәрсәне дә кабул итмәде. "Терелгәч, мин сине иң кыйммәтле ресторанга алып барачакмын, әти", - дидем. Сөенгән иде... Әти яшәргә теләсә дә, төшенкелеккә бирелгән чаклары булды. Мунчада юындырганда елады. "Нишләп елыйсың, әти?" – дип сорагач, "ике ел элек нәкъ шушылай бабаңны юындырган идем. Хәзер син мине юындырасың, мин дә китеп барырмын микән инде?.." - диде күңеле тулып. "Китмисең әле. Хәзер мунчадан чыккач, мәтрүшкәле чәйләр эчәбез", - дип юаттым үзен.

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilgry-tine-telge-kabul-buldy-ul-kitknd-yanynda-bula-almadym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X