Реклама
Коткаручылар хатын-кызны биш сәгать эзләгән.
20 июльдә 80 яшьлек пенсионер ханым Яшел Үзән районы Олы Ширдән авылы янындагы урманга җиләк җыярга чыгып киткән. Тик кинәт үзен начар хис итә башлый. Хатын 18.45 сәгатьтә дустына шалтырата һәм ярдәм итүләрен сорый. Үзенең төгәл кайдалыгын хәбәр итә алмый.
Олы яшьтәге хатынны эзләүгә полиция хезмәткәрләре, коткаручылар һәм табиблар җәлеп ителә.
Төн уртасында гына коткаручылар юлда ятып торучы хатын-кызны таба. Пенсионер аңында, әмма хәлсез була. Өлкән яшьтәге ханымны квадроциклда "ашыгыч ярдәм" машинасына илтәләр, ә аннары Яшел Үзән хастаханәсенә озаталар.
Чыганак: Шәһри-Казан
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз