erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ильмира белән Русланның аерылышуы турында дин әһеле: "Шәт, подписчикларын да арттыру нияте бардыр?"

Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның аерылышуы турында дин әһелләре ни уйлый? Рамил хәзрәт Юныс аерылуның хәләл эш икәнен, шул ук вакытта дус булып кала белү турында әйтә ("Шәһри Казан").

 

Бу хакта ул "Интертат" әзерләгән хәбәрдә сөйләгән.

- Аерылу үзе Аллаһы Тәгаләнең яратмаган хәләл гамәлләреннән санала. Әлбәттә, аерылу ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан рөхсәт ителгән, Коръәни Кәримдә «Талак» дигән махсус сүрә бар. Кагыйдә итеп Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аерылган вакытта да дус булып кала белегез». Бигрәк тә арада балалар булган вакытта. Дус булып! Кеше булып! Гаилә тормышың булмады икән, матур гына, хәерле итеп кенә аерыла белегез, ди. Бу мөселманча була.

Өченчедән, Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Әрләшмәгез, хәлегез бетәр!» Ягъни, дәрәҗәгез төшәр, ди. Татар халкының шундый күренекле шәхесләре, бөтен дөньяга чәчелеп, гайбәтләрен һәм, бигрәк тә, ир белән хатын арасында булган серен бөтен халыкка фаш итүе — олуг гөнаһлардан санала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шуңа күрә, мөселман гаиләсе, һәрвакыт үзенең серен, нинди генә булса да, аны арада калдырыга тиеш. Чөнки «Бәкара» сүрәсендә Коръни Кәрим әйтә: «Сез бер-берегезгә кием-күлмәк кебек булыгыз. Кием — күлмәк тә кешенең тиешсез, кешегә күрсәтергә оялган булган урыннын яшереп куя да, кешенең матур кыяфәтен генә күрсәтә. Ир белән хатын да нинди генә әшәкелекләр булса да, кешегә аны ачу Коръән буенча тыелган.

Бу хәл ток-шоуларның, бөтен дөньяга фаш ителүләрнең бер шаукымының җиленә буйсынган безнең мескен татар холкында инде. Шуның белән реклама ясау, тавыш күтәрү. Шәт, подписчикларын да арттыру нияте бардыр? Без дә инде кайватытта шуңа бирелеп китәбез дә, аларга ул күңелләренә рәхәтлек бирәдер. Бу — менә подписка артты, менә безне укыйлар, менә безне карыйлар, дип, ягъни, ниндидер дөньяви, ниндидер үзенең нәфесенә буылып, әдәп-әхлакны артта калдыруның зур мисалы. Башка бернәрсә белән дә аңлатылмый.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilmira-beln-ruslanny-aerylyshuy-turynda-din-ele-sht-podpischiklaryn-da-arttyru-niyate-bardyr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X