Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Илназ Баһ: “Мин Гүзәлгә караганда танылганрак”

    Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисованың бергә гомер итүләренә ун ел! Әлеге күркәм датаны алар Тукай филармониясендә билгеләп үтте. Бәйрәмнән кайткач, чын мәҗлестә утырган кебек булды, гәрчә барыбыз да аңлавыбызча, чара концерт кебек барса да.

    Тозсыз шаярулар, билдән түбән конкурслар, яшьләрне котларга дип җыр өйрәнеп килүчеләр – болар барысы да Илназ белән Гүзәлнең “Пар алма” дип аталган тамашасында булды.

    Концертның афишасы да алмалы. Илназ Баһ үзенең костюмнары белән әледән әле шаккаттырып тора. Бу юлы алар хатыны белән пардан алмалы итеп киенгән. Концертның афишасы да үзенчәлекле - Илназ хатынының күкрәгендәге алмага үрелгән. Ботинкалары да бик матур - 90 еллардагы текә егетләрнекеннән бер дә ким түгел.

    “Мин Гүзәлдән танылганрак”

    Илназ, Арча егете булу ничек ул?

    - Арчадан булуым белән горурланам. Моны һәрдаим әйтеп киләм. Тукай ягы, диләр бит. Ничек горурланмыйсың ди инде?!

    Сез Баһавиев. Нишләп Баһ булдыгыз?

    - Мин бит аны үзем сайламадым. Студент чакта "Мизгел" яшьләр театрына йөрдем. Камал театрында “Кыр казлары” дигән спектакльне уйнаганда, Малик ролен башкара идем. Шунда төп режиссер – Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров тамашачыга рольләрне кем башкаруын әйткәндә: “Төп рольне Илназ Баһ башкарды”, - диде. Бүтән исем белән эндәшкән кеше булмады миңа. Күбесе: “Баһ, сәлам, Бабах, сәлам”, - дип эндәшәләр.

    Сез хатыныгызга караганда юашрак күренәсез. Бәлки бу яшь белән бәйледер. Ул сездән дүрт яшькә өлкәнрәк.

    - Белмим, гаиләдә мин баш. Мин аңлап бетермәгән берәр хәл булса, әлбәттә, Гүзәлгә урын бирәм. Ә болай мин үз сүземне өстәлгә сугып әйтергә мөмкинмен. Мин ничек әйтәм, шулай була. Әгәр берәр җиргә барасым килә икән, мин анда барыбер барам. Яшькә килгәндә, Гүзәл миннән бер дә картрак күренми бит, матуррак күренә.

    Гүзәл юк, дисә дә, барасызмы?

    - Барам, әлбәттә. Егетләр чакырса, ничек бармый калыйм инде?!

    Бер журналист сезнең турыда: “Фойеда эчеп тора иде”, - дип язган иде. Бу хакта ни диярсез?

    - Ул: “Эчә”, - димәде бит. “Җиңгән сынының тәпиен юа иде”, - дип язган.

    Соң тәпи юу белән эчү бер әйбер түгел әллә?

    - Ул бит нәрсә эчүемне килеп иснәмәде. Бәлки мин чәй эчеп торганмындыр? Мин сәхнә артыннан чыккач, таныш егетләр миңа бокал тоттырдылар да, теләкләрен белдерә башладылар. Әйе, күтәрдем, чәкештердем.

    Бокалга чәй салалармыни?

    - Әйтәм бит, чәкештердем, ләкин эчтем, димим.

    Соңыннан барыбер югансыздыр?

    - Эш беткәннән соң утырып алырга була дип уйлыйм. Нормаль мужик бераз гына булса да сала аладыр. Ләкин исереп кайтып, балалар уятып йөргән юк. Сез юаш дидегез бит. Эчеп алсам, гомумән, юашланып бетәм.

    Гүзәл белән танышуыгыз турында безгә дә сөйләп үтегезче?

    - Гүзәлнең Рөстәм Закиров төркемендә эшләгән вакыты. Рөстәм абый “Пошалым чаналары” дигән фестиваль оештыра иде. Әлеге фестивальдә катнашып, лауреат исемен алдым. Соңыннан Рөстәм абый мине үзенең төркемендә эшләргә чакырды. Шунда Гүзәл белән танышып киттек.

    Тиз арада йөреп киттегезме?

    - Тиз димәс идем, башта дуслар булдык. Шул ике-өч ел дәвамында әкренләп очкыннар кабынды инде.

    Очкын кабыну ничек ул?

    - Ул миңа ошады, мин – аңа. 7-8 ай йөрдек тә өйләнештек.

    Гүзәл апа яшьрәк чакта рестораннарда җырлаган. Хәзер хатыныгызга ресторанда җырларга рөхсәт итәр идегезме?

    - Әйе, Гүзәл кайсыдыр бер ресторанда килгән кунакларны каршы алган. Төп вазифасы ике-өч сәгать җырлап тору булган. Моның бернәрсәсе дә юк дип уйлыйм. Сез ресторанда утырганда, әкрен генә музыка уйнап торса, җырчы җырласа, сезгә ошамас иде әллә?! Хәзер ул ресторанда эшли алмый, чөнки аның мәшәкатьләре башка.

    - Шәфәгать Салихов белән бергә йөргән бугай?

    - Чаллыда бөтен кеше бер-берсе белән җырлап йөргән инде. Ул вакытта: “Син моның белән йөр, мин синең белән йөрим”, - дигән әйбер булмаган. Шәфәгать Салиховның үз төркеме булган. Бәйрәмнәр, төрле мәҗлесләр алып барганнар. Әле исән булса, бүген көнне дә шуның белән шөгыльләнер иде әле ул. Руслан Кираметдинов та алар белән йөргән.

    “Аңла йөрәгемне” җыры популяр булыр дип уйлаган идегезме?

    - Юк, уйламый идем дә. “Аңла йөрәгемне” җырын кем башкарганын белмиләр иде, җырны гына яраталар иде. Минем белән сөйләшеп басып торган егетләрнең телефоннары шалтыраганда, ул яңгырый иде. Алар аны мин башкарганын белми иде. Соңыннан гына: “Бәтәч, синмени бу?!”- дияләр иде.

    Аны кемгә багышлап яздыгыз?

    - Ул үзе белә.

    Аның белән сез аралашмыйсызмы?

    - Юк, аралашмыйбыз.

    Концертыгызга килеп, чәчәк бирмиме?

    - Юк, күргәнем юк.

    Исән микән ул, Илназ абый...

    - Исәндер. Үлсә, хәбәре килер иде (көлә).

    Башка шултиклем популяр җырлар булмады да бугай?

    - Әйе, булмады. “Бер күрешү – үзе бер гомер”, “Көтәрмен” җырлары бар иде. Алар берара гына кабынып алдылар. Бөтен җыр да популяр була алмый. Илназ Баһ, дигәч, “Аңла йөрәгемне” җыры, диләр.

    Андый җырлар булыр микән?

    - Вәгъдә итә алмыйм, ләкин әле планнар бар, эшләргә кирәк.

    Танытыр өчен ротация бар бит. Җырларны бары тик радиодан әйләндерергә кирәк.

    - Әйе, берәр җырны кат-кат әйләндерсәң, тамашачыга элек ошамаган җыр да ошый башлый. Без дә ротацияләргә түлибез.

    Руслар әйтмешли, “стоитмы”?

    - Белмим, төгәл генә итеп “стоит” дия алмыйм. Бер җыр алтын бәясенә төшә. Ротациягә бирелгән җыр сиңа кире акчасын кайтарырга тиеш. Аранжировка, баянын яздыру, тегесе-монысын түлибез дә кире кайтканын көтәбез. Кайчан кайтуын кем белгән. Ярый әле банкетлар бар.

    Радиоларда сезнең җырларыгыз Гүзәлнекенә караганда ешрак яңгырый кебек, әйеме?!

    - Әйе, ләкин бу махсус эшләнми. Мактанып әйтүем түгел, ләкин мин Гүзәлгә караганда танылганрак. Мин бит башта үзем генә җырладым. Шул соңгы бер җиде-сигез ел гына дуэт буларак җырлыйбыз. Гүзәл миннән начаррак җырлый димим, аңа танылу гына җитеп бетми.

    Кияүгә чыкканда, кыз саф булырга тиешме?

    - Тиеш әйбер саный башласаң, күп инде ул. Менә сиңа сорау бирим әле: “Синең белән очрашкан егет бер тапкыр да кызга тимәгән, ди. Үзеңә ошаячакмы?”.

    Тәҗрибә кирәк, димәк?

    - Бу – тормыш, табигать. Егетнең тәҗрибәсе булмаса, ул нишләргә дә белмәячәк бит!

    Кыз булмасаң, хурларга мөмкиннәр бит.

    - Егетләр аңлый белергә тиеш. Син бит ул кызны кечкенәдән үк белмисең. Бәлки ул сиңа кадәр яраткандыр. Әйтик, мин берәр кыз белән йөргәнмен, ди. Соңыннан без аерылышканбыз да, ул – бер шәһәргә, мин икенче шәһәргә киткәнмен, ди. Ул да гаепле түгел, мин дә гаепле түгел. Без бит яратканбыз. Кыз бала, сафлыгымны югалттым дип, үзенә крест куярга тиеш түгел.

    Сездән яшьрәкләр җырлый беләме?

    - Һәрбер кешенең үз тамашачы. Мин беркемгә дә: “Менә бу тамак белән җырлый, ул улый”, - димим. Алай дияргә ярамый да. Ун кеше дә тамашачы, тыңлаучылар саны миллион да булырга мөмкин. Җырлый белмәүче җырчы юк. Иң мөһиме – яратып эшләргә.

    Илназ, кайчан кыз алып кайтасыз?

    - Мин бер дә каршы түгел. Гүзәлгә караганда күбрәк телимдер. Өстән: “Кыз булачак”, - дип хат килсә, барыр идек. Ләкин андый хат килә алмый шул. Гүзәл тагын малай булыр дип курка. Булыр әле, Алла боерса, яшь бит әле без!

    Тамада һәм кунаклар

    Тозсыз шаяруларга күз салыйк. Әллә күп концерт карагангамы, әллә нәрсәме, кайбер шаярулардан соң көләсе түгел, ә елыйсы килде. Чәйне кайсы кулың белән болгатасың, кайсы ай кыскарак? Бу сораулар, җәмәгать, инде күптәннән үзенең җавапларын тапты бит инде. Чәйне кашык белән болгатам, май ае кыскарак. Бер ун ел элек бу шаяртуларны тамадалар туй алып барганда кулланалар иде. Хәзерге заман тамадалары мондый анекдотларны кулланмый дисәм, бер дә ялгышмам. Бу типтагы шаярулар исерек тамашачыга адресланган булса гына инде, әмма хәзер бит концертларда андыйлар элеккегә караганда чагыштырмача сирәк була.

    Әле соңыннан чын туйдагыча залдан ике парны сәхнәгә чыгардылар. Нәрсәгә иде бу әйбер?! Бер апа чыкты, аның ире юк иде. Ире булмаганга, башка ханымның ирен тартып чыгардылар. Хәзер конкурс башланды. Шартлар мондый: сәхнәнең бер башыннан икенче башына кадәр хатынны илтергә кирәк. Атланды бит теге хатын өстенә. Артына менеп утырмады, ә өстенә. Нинди поза дип атыйлар микән аны, белмим. Но шундый матур булмады. Ә алып баручылар көлеп басып торды. Кызык бит, имеш! Оят булырга тиеш бераз. Бу алып баручылар туйларын да шушы дәрәҗәдә алып баралардыр, күрәсең. Исемнәрен әйтергә онытып торам: Чулпан-Илфат Әскәровлар алар. Чаллы драма театры артистлары. Артист кебек искиткеч, ләкин алып баручылар буларак алар турында “соу-соу” диярләр иде инглиз телен белүчеләр.

    Соңыннан бәйрәмнең котлау өлешенә күчтеләр. Илсур белән Гөлназ Шәрипҗановлар ике җыр башкарып котлады. Алардан соң “Кызлар-пати” төркеме чыкты. Айгөл Бариева, Гөлнара Габидуллина, Лилия Муллагалиева, башкалар. Туй-мәҗлесләрдә үзләрен иркен тоткан шундый ханым-туташлар була.  Кызларның барысы да Гүзәл белән Илназга тигез тормыш теләделәр. Айгөл Бариева: “Илназ, син аны безнең янга ешрак җибәр”, - дип тә өстәде.

    Илназ, Гүзәл, котлыйбыз!

    Ун ел! Әз дә түгел, күп тә түгел. Бүген Гүзәл белән Илназ өч ул үстерәләр. Илназның әле кызга да өмете бар. Җырчыларның икесенең дә тамаша барышында бераз каушаулары сизелде. Алар үзләре дә моның белән килешерләр. Ләкин бер-берсенә карашып, бер-берсенә көч өстиләр иде кебек. Бер сүз белән, молодцы! Илназ әнисенә дә рәхмәт әйтеп, җыр җырлады. Абыйсына да хөрмәтен белдерде. Алар өч егет гаиләдә. Бәйрәмдә берсе генә бар иде, икенчесе эшләре булу сәбәпле килә алмаган. 

    Шуны язып үтәргә кирәк: Гүзәлнең әтисе Фирдәвес Мәҗитович та бик матур җырлый икән. Илназ, шаяртып: "Татарстанның атказанган водителе", - дип Фирдәвес абыйны сәхнәгә дәште. Фирдәвес абый Илназга: "Бар, сәхнә артына кереп кит әле, каушыйм", - диде. Үзе гармунда уйнап, ике җыр башкарды. Рәхмәт!

    Тамаша дәвамында Илһам Шакировны, Әлфия Авзалованы, Хәния Фәрхине һәм тагын бик күп бөек мәңге истә калырлык шәхесләрне искә алдылар. Монысы өчен аерым рәхмәт.

    Әйтүемчә, бу концерт авыл районнарында уза торган мәҗлесне хәтерләтте. Анда азакка барысы да дуслашып кына түгел, туганлашып та бетә. Мәҗлес булсын өчен өстәлләр янындагы табыннар гына җитми иде.

    Мәҗлес булгач, теләкләрсез булмый бит инде. Бәхетле яшәгез! Үзегезнең стилегезны югалтмагыз. Илназ миңа интервью биргәндә: “Мин Гүзәлдән танылганрак”, - дигән иде. Ләкин бу, тагын бер әйтик, Гүзәлне әйбәт җырламый дип әйтү түгел. Хәтта үзем дә Гүзәлнең болай матур җырлавына ышанмый идем. Җырлый бит, малай, мелизмнары да бар!

    Тагын бер тапкыр бәхет-шатлык, тигез тормыш телик тә саубуллашыйк. Биш елдан Гүзәл белән Илназның 15 ел бергә тору бәйрәмнәренә килергә язсын. 

    https://intertat.ru/news/showtime/09-10-2019/ilnaz-ba-min-g-z-lg-karaganda-tanylganrak-5694330

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: