Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Илназ Баһ якын дустын югалтты: "Йөрәге зур иде аның"

    Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһның якын дусты фаҗигале төстә вафат булган. Илназ мәрхүм дусты Иреккә багышлап “Бер күрешү үзе бер гомер” җырын башкарды. Көен үзе иҗат иткән, сүзләрен Радик Муслухов язган ("Шәһри Казан")

     

    “Бүген бик авыр көн булды, дуслар. Бик яшьли арабыздан якын дустым Ирек Рөстәм улы фаҗигале рәвештә көтмәгәндә, уйламаганда бакыйлыкка китеп барды.

    Ярдәмчел, туган җанлы, дус җанлы иде, гади кешеме, баймы - бертигез күрде. Рәхәтләнеп бии, җырларга ярата иде, күңеле киң, йөрәге зур иде аның.

    Әти-әнисе, тормыш иптәше, абый-энеләре, барча якыннарына сабырлык телим. Бик авыр, бииик авыр кайгы...

    Урыннарың җәннәт түрләрендә булсын, Ирек дус”, - дип язган Илназ.

     

    Реклама

    Реклама

    Безгә билгеле булганча, Ирекне бассейнда ток сугып үтергән. Аңа нибары 37 яшь булган, ике баласы калган. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilnaz-ba-yakyn-dustyn-yugaltty-yrge-zur-ide-any

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: