erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ Галәвиев әтисенә: “Нишләм мине дурдомга тапшырмадың...”

Казан гимназиясендә тугыз кешене атып үтергән Илназ Галәвиевнең әтисе улы янына барган, дип яза “КП”. Очрашуда ул әтисеннән: “Нишләп мине дурдомга тапшырмадың, монда хәзер булмас идем”, – дигән ("Шәһри Казан").

 

– Ул авыру. Бер кулы нишләптер калтырый. Мин аңардан, нәрсә булды, дип сорадым. Ә ул: “Барысы да әйбәт”, – диде. Үзе кулын яшерә, – дип сөйләгән әтисе. 
Улының адвокат аша өченче психиатрия экспертизасы турында соравын да белеп алган, чөнки алдагы ике экспертиза капма-каршы нәтиҗә биргән. 
Илназның әти-әнисе әйтүенчә, уллары җинаять кылган көн турында берни хәтерләми. Ул вакытта якыннары аның үзгәргән холкына түзә алмыйча киткән. 
- Ул безне китәргә мәҗбүр итте, Наиләгә (әнисенә. - ред) йокларга комачаулады. Атнага өч тапкыр даими рәвештә килеп йөрдек. Фатир өчен безгә шулай ачуланган, дип тә уйладык. Без аңа гел, фатирны абыеңа калдырабыз, дия идек. Чынлыкта эш аңарда түгел икән, - дигән Ринат Галәвиев.
Якыннары искә алганча, кайчандыр тыңлаучан һәм пөхтә булган Илназ Яңа елдан соң (2020 елдан 2021гә кадәр) үзгәрә башлаган. Еллар буе бергә яшәгән бүлмәдән абыйсын куып чыгара торган була, әти-әнисенә исемнәре белән эндәшә, ишекләрне катып итеп яба, сүгенә, тәмәке тарта, үзен Аллаһ дип әйтә башлый. Төн уртасында әти-әнисе бүлмәсенә кереп, каядыр еракка карап торуын да сөйлиләр. 
Соңгы тапкыр улының чәчен әнисе ала. Ул армиягә киткәндәге кебек чәчен бик кыска итеп алырга куша. Колледжга укырга йөрмәвен Илназны укудан куылгач кына белеп алалар. 
11 май көнне әнисе улына алып бару өчен тулма (голубцы) пешерә торган була. Аның янына олы улы килә дә, гимназиядә атыш башлануын әйтә. Әнисе такси чакырта да, Илназ яшәгән фатирга китә. Анда инде полицияне күрә. 
Илназның җинаятьтә шикләнелүен олы улы әйтә. Моның турында ул социаль челтәрләрдән белеп ала. 
Әти-әнисе улларының мәктәпкә һөҗүм итеп, кешеләрне үтерергә уйлаганына ышанмыйлар. Шуңа да карамастан, алар аның җинаятьтә катнашуын кире какмыйлар, шуңа күрә һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең туганнарыннан гафу үтенәләр. Илназның әтисе атып үтерелгән балаларның берсенең гаиләсе белән очрашкан. Алар миңа чәй эчертте, сезнең урында теләсә кем була ала, диделәр, дигән ул.  
Хәзер Наилә белән Ринат Галәвиевләр 50 яшьләрдә. Ринат йөк машинасы йөртүчесе булып эшли, Наилә кайчандыр банкта эшләгән, ләкин фаҗигадән соң эштән җибәрелгән

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ilnaz-galviev-tisen-nishlm-mine-durdomga-tapshyrmady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X