Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Илнур белән Гөлназ кабат бергә!

    Илнур Фәйзрахманов белән Гөлназ Миньязова яңадан кавышкан. Бу хакта инстаграмда Илнур хәбәр итте. Баксаң, кавышуларының сәбәпчесе - Гөлназ эшли торган челтәрле бизнес икән. (Шәһри Казан)

    "... Бер ай элек, үземнең гомер буе азапланган, артык авырлык ташлау тәҗрибәсеннән чыгып, ябыгу проекты башлап җибәрдем. Бу проект шәхси тормышымда зур борылыш ясарга нигез булды. Бүген мин балаларым, әниләре белән бергә. Шөкер, гаилә янәдән бербөтен!

    Һәр яңалыкка сак карыйм. Гөлназның бизнес белән ныгытып шөгыльләнүен моңа кадәр белсәм дә, күзәтеп барганым юк иде. Хәзер мин аның нечкәлекләренә төшенә башладым. Продукциясенең минем очракта ябыгу өчен нәтиҗә биргәнен күрәм. Ә минем кебек артык авырлыгы булып та, үзен "минем барысы да яхшы", дип тынычландырып йөрүчеләр бихисап бит. Беренче чиратта, шулар өчен инстаграм битем бераз үзгәреш алыр. Сәламәт яшәү рәвеше - үзәк тема булыр..." - булыр дип язган Илнур Фәйзрахманов.

    Реклама

    Гөлназ Илнур белән аерылышулары турында 2019 елның февралендә сөйләгән иде.

     http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilnur-beln-glnaz-kabat-berg

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: