Җиңәм дигән очкын бар
Без район мәгариф хезмәткәрләренең спорт ярышларында катнашырга тырышабыз. Язу максаты белән.
Спартакиада кысаларында үткән спорт ярышларында катнашучы укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр белән сөйләшәбез, кем нәрсәгә оста икәнлекне күрәбез, аларның үзләренә генә хас билгеле бер рәхәт мохиттә кайныйбыз. Бу юлы алар Арчаның 5нче гимназиясендә дартс һәм мылтыктан ату буенча ярыштылар. Ярышларда барысы 49 башлангыч профсоюз оешмасыннан 155 кеше катнашты.
Дөресен әйтим, дартс ярышын карарга өлгермәдем, ә менә подвалда ату ярышының шаһиты булырга туры килде. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов үзе дә шунда. Спорт ярышларында актив катнашучы һәм призлы урыннар алучы Арчаның 11нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Җамалиева исәпне алып барды.
Мылтыктан ату үзе бер мавыктыргыч ярыш булды. Хатын-кызлар арасында Шушмабаш мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Гүзәл Вафина өч тапкыр атуда 26 очко җыеп, 1нче урынны алды. Урын алырмын, дип уйламаган идем, дигән була. “Әмма дә ләкин, җиңәрмен дигән бер очкын бар иде”, – дип сүзгә кушылды Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова. “Әйе, – дип килеште Гүзәл. – Узган ел атуда 3нче урынны алдым. Быел өч атуда мишеньгә 10га, 9га, 7гә тидердем. Яхшы ату өчен күзләрнең яхшы күрүе, алдан шөгыльләнү кирәк. Мәктәптә тир юк”. “Мәктәптә тир эшләү планда бар”, – диде Рәзилә Шәймәрданова. “Башта Арча педагогия көллиятендә укыдым, аннан югары белем алдым. Атудан тыш тагын йөгерү, теннис ярышларында катнашам”, – диде Гүзәл.
Апаз мәктәбе физик тәрбия укытучысы Марат Фаязов ярышта өч тапкыр атуда 29 очко җыеп, ир-егетләр арасында беренче урынны алды. “Төз атуда армиянең дә роле бар. Армиядә хезмәт иттем, – дип сөйләде ул. – Алдан әзерләнү дә кирәк”.
“Мин Пөшәңгәр авылыннан, – дип таныштырды үзе белән ярышта икенче урынны алган Апаз мәктәбендә химия, география укытучысы Рәзилә Шәрифуллина. – Казан федераль университетын тәмамлап, бишенче елымны укытам. Ике ел элек атуда 1нче урынны алдым. Төз ату өчен күз күреме яхшы булу, каушамау, үзеңне ышанычлы тотарга һәм, билгеле, осталык кирәк. Тимераякта шуарга яратам. Авылда кышын шугалакта шуам. Ә ярышларда катнашу үзе бер күңелле!”.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ярышларда мәктәп, бакча җитәкчеләре һәм башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре дә катнашты. Киләсе ярышларга кадәр!
Нәтиҗәләр:
Дартс (хатын-кызлар)
1 – Индира Рәхмәтова (Арчаның 6нчы балалар бакчасы)
2 – Халисә Сәгъдиева (Түбән Мәтәскә мәктәбе)
3 – Эльвира Ибраһимова (Арчаның 5нче гимназиясе)
Дартс (ир-егетләр)
1 – Фарсель Минҗанов (Яңа Кишет мәктәбе)
2 – Радик Фәйзрахманов (Иске Ашыт мәктәбе)
3 – Рифат Мөхәмәтсафин (Г.Курсави ис. лицей)
Ату (хатын-кызлар)
1 – Гүзәл Вафина (Шушмабаш мәктәбе)
2 – Разилә Шәрифуллина (Апаз мәктәбе)
3 – Айгөл Галәветдинова (Укучылар сарае)
Ату (ир-егетләр)
1 – Марат Фаязов (Апаз мәктәбе)
2 – Айрат Сәләхов (Арчаның 1нче мәктәбе)
3 – Илһам Солтанов (Яңа Кырлай мәктәбе)
Командалар арасында (дартс)
1 – Арчаның 5нче гимназиясе
2 – Иске Ашыт мәктәбе
3 – Түбән Мәтәскә мәктәбе
Ату
1 – Апаз мәктәбе
2 – Яңа Кенәр мәктәбе
3 – Шушмабаш мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев