erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Иннополиста йөртүчесез таксилар йөри башлый

Хөкүмәт пилотсыз транспортны эксплуатацияләүнең эксперименталь-хокукый режимын раслады.

Аның нигезендә компания-уйлап табучы Мәскәү, Иннополис һәм “Сириус” салонында йөртүче-сынаучы белән шундый транспорт куллана алачак. Соңгы икесендә ул машина йөртүчедән башка да йөри алачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Иннополиста пилотсыз такси тест нигезендә салонда инженер-сынаучысыз эшли алачак - кирәк булганда оператор читтән торып идарә итәчәк. Россия тулысынча пилотсыз такси җибәрү мөмкин булган дөньяда өченче ил булачак. Шулай ук пилотсыз очкычлар Иннополиста тулы кыйммәтле коммерция сервисы буларак эшли алачак”, – диелә хәбәрдә.

Документ 20 эш көненнән соң үз көченә керә.

Беренче тапкыр пилотсыз автолар 2018 елда Иннополис урамнарында барлыкка килде бу вакыт эчендә алар 26 меңнән артык йөреш ясады.

Татар-информ


Нет комментариев