erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөзләрендә елмаю, күңелләрендә шатлык

Берсеннән-берсе кызыклы уеннар, ярышлар булып кына торды. Нәкъ милли бәйрәмебез Сабантуйдагы кебек!

Арча районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Илфат Хафизов Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге, социаль яклау бүлеге, мәдәният бүлеге, район автоинспекциясе, “Арча” спорт мәктәбе, Укучылар сарае һ.б. белән берлектә Гаилә елы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның гаиләләре өчен бәйрәм оештырдылар.

Бергәләп күңел ачтылар. Әлеге чара “Казансу” паркында үтте. Тамашаны район Мәдәният йортының талантлы хезмәткәре Данис Гайфуллин балаларны шаяртып, кызыклы итеп алып барды. Яраткан җырчыбыз Расих Галимҗановның мәйданны җырга күмүе бәйрәм ямен тагын да күтәреп җибәрде.

Балалар шаяра-көлә җитезлеккә, өлгерлеккә сыналдылар. Команда белән ярышуларда балалар үзләрен спорт гаиләсендә кебек хис иттеләр.  Шау-гөр килеп аркан тартыштылар, чүлмәк ваттылар, тезләнеп караңгы коридор аша чыктылар – уеннар күп иде. Рәхәтләнеп күмәкләшеп биеделәр. Йөзләрдә елмаю, күңелләрендә шатлык.

Район “Юл иминлеген саклау” оешмасы җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова юл билгеләрен танып белү буенча кызыклы ярыш оештырды. Соңыннан балаларга караңгыда киемне яктыртучы билгеләр өләште.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Янәшәдә район инвалидлар җәмгыяте хезмәткәрләре, активистлары зур тырышлык куялар: Сәгыйдә Гаязова чуен казанда бәрәңге-фри пешерә, Дамир Шакиров шашлык кыздыра, Ринат Шәймуллин җиз самоварда чәй кайната. Һәркем эш белән мәшгуль: Руфия Баһаветдинова, Гөлсинә Фәйзрахманова, Альмира Гатауллина, Рәмзия Хәмидуллина, Илфат Хафизовның тормыш иптәше Миләүшә бергәләп табын әзерлиләр. Күңелле мәшәкатьләр...

Бәйрәм уңаеннан барлык балаларга да бүләк итеп попкорн, татлы мамык, батут әзерләнгән. Мондый күчтәнәчләр балалар күңеленә аеруча хуш килде. Шулай ук уеннарда, ярышларда катнашучыларны бүләкләр белән сөендерделәр. Һәркайсына канцтоварлар тапшырылды.

Районыбызның инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Илфат Хафизов бәйрәмгә килгән балаларга, әти-әниләргә, яхшылыгы кергән һәркемгә, шулай ук һәрвакыт терәк булган район җитәкчелегенә, иганәчеләргә, хезмәттәшләренә чиксез рәхмәтләрен җиткерде. “Киләчәктә дә бердәм булып, куанычлы нәтиҗәләргә ирешергә язсын”, – дип теләде.

Ахырдан балалар гаиләләре белән мул табын артында сыйланып кунак булдылар. Чарага килгән һәркемнең куанычлы йөзләрен күреп, чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен ишетеп саубуллашу мизгелләре бәйрәмнең иң мөһим асылы булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев