Ир белән хатын һәм аларның биш баласы янып үлгән
Фаҗига бүген иртәнге дүртенче яртылар тирәсендә Башкортстанның Матвеевка авылындагы ике фатирлы шәхси йортта булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәбәрдән аңлашылганча, биредә бер фатирда янгын чыккан. 5.19 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Фатирда барлыгы җиде кеше – ир-ат, хатын-кыз һәм биш баланың мәетен табып алганнар.
РИА Новости агентлыгы төбәк Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр иткәнчә, янгында ир белән хатын һәм аларның биш улы һәлак булган. Гаилә барлыгы җиде бала тәрбияләгән. Әтиләре икесен коткарып калырга өлгергән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев