Ире Гөлназ Асаеваны шок хәлендә калдырган!
Җырчы Гөлназ Асаевага тормыш иптәше Вилли (чын исеме - Вилдан) шаккаткыч бүләк ясаган! Гөлназ үзе дә көтмәгән бугай, “мин шокта” ди.
Вилли Гөлназга “Kia Stinger” машинасы бүләк иткән. “Рәхмәт, яратканым, шундый бүләгең өчен! Мин шокта! Син – иң яхшысы”, - ди җырчы. Сүз уңаеннан, бу машинаның бәясе 2,4 млн. сумнан башлана.
Бу яңалыкка үткен теллеләр дәшми калмаган. “Путин яхшы чакта машинаны тизрәк түләп бетерү өчен хәзер бала кирәк”, “Машина булдымы бәхет?”, “Нигә фатир түгел?” һәм башка фикерләр язганнар.
Әмма Гөлназны котлап язучылар, юлында яшел утлар теләүчеләр дә шактый. Без дә котлыйбыз, тимер атның игелеген күрергә язсын!
http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/vit-shakirov-zlfiyasez-kala-yazdy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев