erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирле-хатынлы пенсионерлар эссегә түзә алмыйча фатирларында үлгәннәр

Эссе көннәр тору сәбәпле Мәскәүдә 9 катлы йорт түбәсе соңгы каттагы фатирны әйтерсең зур бер мичкә әйләндергән һәм ирле-хатынлы пенсионерлар үлеменә китергән

Өлкәннәр тынчу һавага түзә алмыйча  якты дөнья белән хушлашкан.
Челлә корбаннары – Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм КГБ ветераны,  94 яшьлек Василий Петрович һәм аның 89 яшьлек хатыны Светлана Семеновна.

Узган җомгада (25 июнь көнне) ханым  телефоннан сөйләшкәндә   туганына эсселектән хәтта сөйләшә алмыйм дип зарланган һәм соңрак шалтыратуын үтенгән.
Шимбә көнне (26 июнь көнне) пенсионерлар хәле бөтенләй начарая. Аларның берсе телефонга үрелеп, “ашыгыч ярдәм” чакырта. Әмма медиклар ишекне ача алмаган. Пациентлар янына керер өчен, медиклар Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләрен чакыртырга мәҗбүр була.  Табиблар пенсионерларга ярдәм күрсәтә күрсәтүен, әмма коронавирустан куркып, алар дәваханәгә ятудан баш тарта.

Якшәмбе көнне социаль хезмәткәр әлеге ир белән хатынга шалтырата, әмма алар трубканы алмый. Хезмәткәр шунда ук өлкәннәрнең туганнарына хәбәр итә. Дүшәмбе көнне тагы коткаручыларны чакырталар. Кызганычка каршы, бу вакытта инде ир белән хатын үлгән булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пенсионер коридорда идәндә яткан. Аның хатыны – янәшәдә. Ветеранның йөрәге тотуы ихтимал. Хатыны аңа ярдәм итмәкче була, әмма тигезлекне югалтып егылгандыр дип фаразлыйлар.. Әйткәндәй,  ул ходункига таянып йөргән. Ханым бәдрәфтә егылган, ләкин ходункие аның юлын каплау сәбәпле, ул чыга алмаган.
Үлем үкенечсез булмый дисәләр дә, әлеге очрак  бигрәк кызганыч шул...
Өмет газетасы

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/irle-khatynly-pensionerlar-esseg-tz-almyycha-fatirlarynda-lgnnr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X