Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Искәндәр Сираҗи: «Җырчылардан көлеп туйдым, бер күч мескенне карарга сабырлык җитми»

    Журналист, язучы, «Сираҗи сүзе» газетасы мөхәррире Искәндәр Сираҗи белән әдәбият, журналистика һәм эстрада турында сөйләштек ("Интертат",Казан,Лилия Заһидуллина).


    Искәндәр абый, дөнья әдәбиятына кереп калырдай, соңгы 20 елда язылган шәп роман бармы безнең? Язылдымы андый әсәр?

    — Юк, язылмады. Мин Ркаил Зәйдулладан зур әсәр көтәм. Әмма әле язып яткан «Кол Шәриф» романының өзекләрен укыдым да үзенә: «Бу нәрсә соң, моны сүзлексез аңлап булмый бит», — дидем. Безнең сөйләшү вакытында башка язучылар да бар иде — элитар әдәбият булырга тиеш дигән булдылар. Ләкин әдәбиятның элитарлыгы аның халык аңламаслык телдә язылуы белән бәяләнми. Әдәбиятның элитарлыгы аның тематикасы бөтен дөнья халыкларына якын, аңлаешлы булуына, идея һәм фәлсәфәсенә бәйле дип уйлыйм. Ә безнең Кол Шәриф — милли темабыз, әлегә аны глобаль әйбер итеп бөтен дөньяга тартып чыгарып булмый.

    Без Алтын Урда тарихын дөньяга чыгару сәясәте алып барсак, аны танытып булыр иде. Әмма болгарчылыкка кереп киттек. Болгар дәүләтчелеген зур әйбер итеп күрсәтеп, без Алтын Урда чорының саллы, зур тарихыннан баш тартабыз. Без бөтен дөньяга: «Егетләр, Алтын Урданы беләсезме? Безнеке ул! Без бөтен дөньяны кулыбызда тоткан халык!» — дип сөрән салырга тиеш. Ә безнекеләр Мәскәүгә ярарга тырышып: «Сугышчылар булмаганбыз, иген иккәнбез, көтү көткәнбез, монголлар үзләре безне яулап алган», — дип сөйләнеп йөри…

    Шулай да, яхшы язучыларыбыз бармы соң?

    — Безнең шигъриятебез көчле, шәп шагыйрьләребез бар. Мәсәлән, шул ук Ркаил Зәйдулла, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин… Барысын да санап та бетерерлек түгел. Күпчелек язучылар бакча башындагы тиреслек, агып торган инеш, күрше авыл кызы темасыннан ерак китми. Чөнки шуннан башканы күргәннәре юк. Язучы үзенең биографиясеннән, кайларга баруыннан, нәрсә күргәненнән чыгып яза бит инде.

    Әнә, Миргазиян Юныс бөтен диңгезләрне гизде, ул безгә башка дөньяны күрсәтте. Аның язганнары әле дә истән чыкмый. Минем бабай — хатынның әтисе авыл хуҗалыгы ПТУсында гомер буе тракторчылар әзерләгән, укыткан да укыткан. Авылдан беркая чыкмаган. Ул гомере буе армиядә булганын сөйли, бөтен күргәне шушы! Безнең язучыларныкы да шул чама.

    Мәзәктәгечә. Чукча язучысы язучылар берлегенә керергә килгән, ди. Язганнарын укып караганнар да, батмый, йомшак икән. «Син Толстой, Достоевский, Гогольләрне укыдыңмы соң? Укы инде шуларны», — дигәч, «Чукча укучы түгел, чукча язучы!» — дигән бу. Безнең язучылар да чукча белән бер. Аларның күпчелеге дөньяда ни барын укып та белми хәтта.

    Безнең язучыларның күпчелеге мәзәктәге чукча белән бер, дөньяда ни барын укып та белмиләр хәтта.
    Безнең чәчмә әдәбиятыбыз үзебезнең менталитетыбызга яраклы, әмма читкә чыгарып, дөньяга күрсәтерлек түгел әле. Шигъриятебез көчле һәм аны күрсәтеп була. Ләкин күрсәтмибез, СМС-шигырьләр генә язып, шагыйрь булып йөрүчеләрнең пүчтәк кенә шигырьләрен күп телләргә тәрҗемә итәбез. Чөнки дәрәҗәләре, урыннары бар. Аннан инглиз, итальян яки француз аларны укып карый да: «Анаңны себерим, болар да шигырьләр язган булалар инде», — диме?

    Без чын шагыйрьләребезне дөньяга чыгарасы урынга, кечкенә генә властька ия булу белән үзебезнең амбицияләребезне күрсәтә башлыйбыз. Кайберәүләрнең шигырен күрше чуаш халкына да күрсәтерлек түгел, ә алар фәләнчә телләргә тәрҗемә ителгән…      


    Язучылар берлегенең бүгенге эшеннән канәгатьме сез?

    — Ул үз функцияләрен үти, ләкин мин аны бераз башкачарак — милли хәрәкәтнең авангарды итеп күз алдына китерәм. Ул үзенең сәяси сүзен ишетелерлек итеп әйтердәй оешма булырга тиеш. Шул чакта республика өчен дә файдалы, халыкта да абруйлы булыр иде. Үлеп баручы милли хәрәкәт вәкаләтләрен  Язучылар һәм Театр әһелләре берлекләре, Диния Нәзарәте үз өстенә алырга тиеш дип саныйм. Әмма әлегә моны күрмим.

    15 октябрьдә ярты сәгатькә Хәтер көненә чыкмыйсың икән, «милләтем» дип язган китапларың, гомер буе уйнаган спектакльләрең, сөйләгән вәгазьләрең бер тиенгә дә тормый! Анда артистлар, язучылар, имамнар да чыкса, күпме кеше аларны күрергә килер, хокукларыбызны кысучылар да көчле кавем икәнебезне аңлар, бу бер сәяси “козырь” булыр иде. Бүген иҗади берлекләр юбилейлар үткәрүчеләр һәм үлгәннәрне соңгы юлга озатучылар гына булып калалар.

    «Бер утыру — бер гомер”не нигә автобиографик итеп язмадыгыз? Ул тулысынча дөреслеккә туры киләме?

    — Төп герое - үзем. Әмма әдәби итеп язганда аны бераз бизәү мөмкинлеге бар. Романның беренче бүлеге бит төрмә хакында, ә төрмә — «гыйффәтле туташлар» мәктәбе түгел. Күп кешенең анда утырганын күрсәтәсе килмәвен үзең үк әйтеп торасың бит. Мөселман календаре чыгаручы Фәния Хуҗахмәт үзенең кибетендә минем китапларны да сата. «Берзаман бер куркыныч кеше килеп керде дә: „Кайда монда минем турында язылган китап?“ — диде. Аның кыяфәтенә карап ук нинди китап турында сүз барганын аңладым, акчасын да алырга онытканмын», — ди бер көнне Фәния абыстай. Бу теманы кешеләренең исеме белән күрсәтергә ярамый.

    «Бер утыру — бер гомер» — роман-трилогия. Героем беренче өлештә төрмәдә иде. Хәзер, икенче өлештә сукбай булып йөри, Айсылуы белән очраша алмый. Монда икенче герой пәйда булды - сукбайлыкта йөреп үлгән шагыйрь, күп җырлар авторы Рәсих Шамский. Туганнары, әнисе белән килешеп, мин аны әсәргә үз исеме белән керттем. Соңыннан үз героемны күтәрә башлаячакмын, әмма аның артында төрмә, сукбайлык, ул инде күп принципларыннан ваз кичкән кеше. Кешене артык байлык та, юклык та «подлец”ка әйләндерә. Мин аны өченче өлештә журналистикага кире кайтарам, баетам…

    Аннары минем герой властьта булачак, аның прототибы да бар — мин аны госдума депутаты итәм. Аны үз-үзенә кул салыр дип уйлап йөри идем, ләкин арадан беребез вертолеттан егылып үлеп китте, шул миңа романымны ничек дәвам итәргә идея бирде. Аллаһы Тәгаләдән килгән җәза, кешеләрнең күз яшьләре төшми калмый ул.



    Элегрәк эстрададан көлеп, кызык язмалар яза идегез. Хәзер андый мәкаләләрегез күренми.

    — Мин алардан көлеп туйдым. Аларны 3-4 сәгать карап утырырга сабырлыгым җитми. Бер күч мескен кешеләр белән аралашасым килми. Үземә ошаганракларын редакциягә чакырам. Чын сәнгать була, озаграк вакытлы җырчылар була һәм өч тиенлек башкаручылар була. Мәсәлән, Ришат Төхвәтуллин бик үк чын сәнгать түгел, ләкин ул сәхнәдә башкалардан озаграк вакыт яшәячәк. Рөстәм Закиров ничек чыкты, шулай бара да бара — беркайчан начар җыр җырламады, үз тыңлаучысы бар.

    Филүс Каһиров та шулай — гомере буе җырлаячак, өч тиенлекләрнеке кебек күп булмаса да, һәрчак үз тамашачысы булачак. Ә килеп чыга бер күч «попугайлар» — ничек килеп чыкканнарын да, сәхнәдән юкка чыкканнарын да күрми каласың…

    Ул тутый кошларның исемнәрен дә әйтегез әле.

    — Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев… Байтак алар, бүгенге көннең тиз онытылачак йолдызлары.

    Әле менә Рузилә Бәдретдинова дигән кыз чыгып килә. Әгәр репертуарын, сәхнә образын дөрес алып бара алса, ул татар эстрадасында Әлфия Авзалова урынын алачак. Мин анда зур потенциал күрәм. Аның берүзе эчендә Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи ята кебек.

    Реклама


    Мин үзем генә шулай уйлап йөримме дигән идем, шул ук сүзләрне сәхнәдән Салават та әйтте. Ул кыз быел Салаватның Казан концертларында катнашты. Әлфия апа урынын алырдай шәп җырчы Зәйнәп бар, әмма ул репертуарына талымсыз булды, өч тиенлек җырлар җырлап, «зур җырчы» дәрәҗәсен саклап кала алмады. Гүзәл Уразова, Асылъяр да шулай ук зәвыксыз репертуар корбаннары. Югыйсә, аларның да Әлфия апа урынын дәгъваларлыклары бар иде кебек.

    Илһам Шакиров урынын алырдай җырчы бүгенге көндә Филүс Каһиров.

    Салаватның үз йөзе бар һәм үз урынында бара да бара. Бүген ул сәхнә культурасын яхшы ук үзләштереп, «профессор Салават Зәкиевич”ка әйләнде, киеме дә, үз-үзен тотышы да үзгәрде — элекке «раздолбай Салават» түгел инде…

    Журналистика турында да сөйләшик әле. Хәл иткән проблемаларыгыз күпме сезнең?

    — Күп, әмма аларны санап мактанып утыру кирәкме икән соң? Ул эшләр инде узган бит. Бөтен сорап килүчегә дә 100 процент ярдәм итеп бетереп булмый, кайчак эшне кузгатып кына җибәрәсең. Әгъзам Гобәйдуллин Президент Аппараты җитәкчесе булган вакытта безне таныштырдылар да: «Беләм, таныш, укыйбыз», — ди. «Укыгач, нишләп чаралар күрмисез?» — мин әйтәм. «Аның чарасы хәзер үк күрелергә тиеш дип кем әйтә соң? Бер нәрсә дә онытылмый, вакыты җиткәч бөтенесе килеп чыгар, яз син», — диде ул. 

    Былтыр микән, бер район түрәсенең йортының һәм шундагы хакимият бинасы түбәсенең бер материалдан булуына игътибар иткән идем. Әле бер ел узгач, шушы көннәрдә генә килеп, шул түбәләргә экспертиза уздырып киткәннәр дип ишеттем. Әкрен генә эш бара дигән сүз.

    Туфан абый Миңнуллин әйтмешли: «Без һава торышын яхшырта алмыйбыз, әмма без һава торышын боза алабыз». Һава торышын бозу аша дөньяны төзәтәбез дигән сүз. Популярлык сиңа һәм миңа яхшы, ә түрә Фәлән Фәләновичка кирәк түгел. Акча тынычлыкны ярата, алар исемнәренең начар яктан чыкмавын телиләр. Димәк, без аларны артык азып китүдән тыеп торабыз. Бу да зур эш, минемчә.



    Журналистика кануннары буенча, без ике якка да сүз бирергә тиеш. Ә сезнең материалларыгызда гел алай түгел…

    — Мин ике як белән дә сөйләшәм, запрослар җибәрәм һәм үз нәтиҗәмне ясыйм. Әмма үзем хаклы дип санаган якка гына язмамда урын бирәм. Чөнки кабәхәткә аклану мөмкинлеге бирәсем килми, ул кабәхәт булып калырга тиеш. Ә инде «кануннар» дигән булу — ул дөресен язудан куркуыңны аклау гына. Мин бит язып кына калмыйм, судларга да йөрим, түрәләр кабинетларына да барып керәм һәм хаксызлыкны төзәтергә тырышам. Шуңа күрә, мине бик үк журналист дип тә булмыйдыр. Журналист бит ул яза да бетерә, ә минем язу - әле эшнең башы гына.

    Судларыгыз күпме?

    — Былтырдан бирле булганы юк әле. Ләкин мин судтан куркып яшәмим. Әле шушы арада булырга тиеш кебек, көтеп утырабыз. Бер үтә кабәхәт адәм үзенең «намусын һәм эшлекле репутациясен» якларга тели дип җиткерделәр. Булмаган әйбернең нәрсәсен якламакчыдыр инде ул…

    Сезгә төрле районнардан җирләр тәкъдим итәләр икән. Бу ришвәт формасымы? Аннан сез ул районны язмаска тиеш буласызмы инде?

    Аны шуның өчен каныккан районнарның хакимиятләре тәкъдим итәләр дә бит инде. Әгәр син теге-яки бу районда яшисең икән, ул районны ныклап тәнкыйтьли алмыйсың. Чөнки анда яшәгәч, сине йөгәндә тотып тору инструментларын кулланып була, ә хакимияттә алар күп. Мин Биектау районы кешесе, үземнең районымны тәнкыйтьләп язмаска, якташлар мөрәҗәгать итсә, хакимияткә әйтеп кенә хәл итәргә тырышам. Ә ришвәт мәсьәләсенә килсәк, мин теләгән районымда җир алырга хокуклы, тик алганым гына юк. Бүген минем Лаеш районында күп балалы гаиләле буларак алган җирем һәм Биектау районында яшәгән йортым гына бар.     

    «Биш-алты мең тирәсе укучым бар. Ул аудитория кайда эшләсәм дә миңа ияреп йөри», — дип әйтә идегез. «Сираҗи сүзе”нең тиражы чыннан да шул чама икән. Бүген тиражларны арттырып буламы?

    — Тиражым 6-8 мең тирәсе. Җәен кешеләр бакчада эшләгәндә кими, кышын арта — бөтен матбугатта шулай. Хәзерге укучы олырак яшьтә, яшьләр газета бик укымый, авылларда почталар ябыла. Шуңа күрә тиражларны берничек тә арттырып булмый. Тиражны арттыруның бер юлы — кайбер газеталарны кыскарту. Район газеталары кирәк түгел дип саныйм. Кеше аларны укымый, мәҗбүри яздыралар. Аларның бөтен вәкаләтләрен «Ватаным Татарстан”га бирергә кирәк. Хөкүмәтнең, район хакимиятләренең бөтен карарлары шул газетага сыеп бетәргә тиеш.


    Шәхси матбугат нинди булырга тиеш?

    — Матбугат — ул фикер тудыру урыны. Матбугат акыллы, белемле, файдалы булсын, халыкны өйрәтсен, якласын, шул ук вакытта кызык та булсын. Матбугат түбәндәгеләрнең зарын югарыга, югарыдагыларның сүзен түбәнгә җиткерергә, элемтә ике каналлы булырга тиеш. Югарыдагыларны үзебезнең матбугатны ишетергә өйрәтсәк, бөтен шикаятьләр урында хәл ителер, халык Мәскәүгә зарланмас иде. Бу бит республиканы бизәми.

    Иң кызыгы, президент тәнкыйть сорый — безнекеләр арт ялау белән шөгыльләнәләр! Берәр кайчан президентның кемнедер «дөрес язмагансың» дип сүккәнен күргәнең бармы? Вак-төяк чиновниклар эшләмичә утырулары күренмәсен өчен нидер мыгырданырга мөмкин, әлбәттә. Безнекеләр инде аларга карап шыр җибәрәләр, проблема турында бөтенләй язмауны кулай күрәләр…

    Әгәр без монда кайбер проблемаларны үзара хәл итмәсәк, ул шикаятьләр Мәскәүгә китеп барачак! Шикаятьләрнең республикадан читкә киткәнен яратмыйм. Үземнең чыгышларымда, язмаларымда да: «Безне монда ишетегез, монда хәл итик, чүп читкә чыкмаска тиеш», — дип гел әйтәм. Әмма югарыдагылар федераль матбугатны гына ишетергә тырышалар. Тегеләр бездә яхшы булсын өчен тырышмыйлар, алар безне пычракка батырырга гына телиләр бит.

    Ә мин үз республикамны яратам, үзем яшәгән җирне матур итеп күрергә телим, начарлыкны төзәтергә тырышам. Моны төрлечә кабул итәргә — гел сүгә дияргә була. Ә сүкмичә ничек төзәтәсең? Мин түрәне яхшы эшләгән өчен мактарга тиеш түгел, чөнки ул болай да яхшы эшләү өчен куелган кеше. Ә начар эшләгән өчен аны сүгәргә кирәк! Бюджет акчасы — халык акчасы. Димәк, ул үзенең түгел, безнең тормышны яхшыртырга тиеш!

    Дәвамы https://intertat.ru/news/culture/28-09-2021/isk-nd-r-sira-i-yrchylardan-k-lep-tuydym-ber-k-ch-meskenne-kararga-sabyrlyk-itmi-5836321
     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: