erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ишле гаиләләргә нинди ярдәм чаралары каралган?

Быелдан күпбалалы гаилә статусы чикләнелмәгән вакытка билгеләнә. Бу статуска өч һәм аннан артык бала алып кайтучылар ия була, дип яза «Шәһри Казан»

Ишле гаиләләргә күп кенә ярдәм чаралары да каралган. Ташламалар өлкән балага 18 яшь, яки уку йортында белем алса, 23 яшь тулганчы бирелә. Федераль ярдәм чаралары турында сезгә дә сөйлибез.

Ял
Әгәр дә гаиләдә 18 яшькәчә өч һәм аннан күбрәк бала булып, кечесенә 14 яшь тулмаган икән, ата-ана отпускны теләсә кайсы уңайлы вакытта алырга мөмкин. Эштә расланган графикны үтәү мәҗбүри түгел.

Җиргә салым чигереше
Әгәр дә җир кишәрлеге зурлыгы 6 сутыйдан артмый икән, аның өчен салым түләргә туры килмәячәк. Әгәр дә ул зуррак икән, салымны шуннан артык өлешенә  исәпләячәкләр. Ташлама автомат рәвештә ясала. Әгәр дә моны эшләмәгәннәр икән, Федераль салым хезмәте зайтында гариза бирергә һәм балаларның туу турындагы таныклыгын беркетергә кирәк.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Милеккә салымны өстәмә чигерү
Ел саен күпбалалы ата-аналар 18 яшькә кадәрге һәр балага фатир өчен 5 квадрат метр, торак йорт өчен 7 квадрат метр бәясе күләмендә салым чигерүеннән куллана ала. Ташлама автомат рәвештә бирелә. Әгәр дә моны исәпкә алмаганнар икән, Федераль салым хезмәте сайтында, күпбалалы гаилә статусын дәлилләгән документларны, балалар туу таныклыкларын беркетеп, гариза языгыз.

Тулысынча "Шәһри Казан"нан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X