Исәнлектә күрешергә язмаган
– Сугышта һәлак булган бабам турында газетага язасы килә, – диде ул. – Аның сугыштан язган хатлары да саклана. Бик булган кеше булган бит ул безнең бабай!
Эшкә килгәндә авылдашым, туганым, Арча станциясендә яшәүче Нәзирә апаны очраттым.
– Сугышта һәлак булган бабам турында газетага язасы килә, – диде ул. – Аның сугыштан язган хатлары да саклана. Бик булган кеше булган бит ул безнең бабай!
– Бик әйбәт булыр! – дип, хуплап алдым мин.
Озак та үтмәде Айванда туып-үскән, Вәгыйз абый белән Сания апа кызы Нәзирә апа Хуҗиева (авылда Нәзирә дип йөртәләр, чынлыкта ул Гөлнәзирә, Арча станциясендә яши) редакциягә килде. Фотолар да алып килгән.
– Олыгая башлагач туганнар, нәсел белән кызыксына башлыйсың икән ул. Элегрәк әти, әнидән сөйләтеп кенә каласы калган да бит! Менә хәзер улым Азат кызыксына, – дип сөйләде Гөлнәзирә апа. – Авылдашлар да бик якын миңа. Шуларны күрсәм, кочаклап аласым килә... Безнең бабай Габидулла улы Гобәйдулла Хәбибуллин булган. Әбиебез Зәкия Сафиулла кызы Хәбибуллина иде. Гобәйдулла бабайның бертуганнары – Арчаның 7нче мәктәбе директоры булып эшләгән Альмира Гатауллинаның бабасы Кәримулла, сезнең әби Фәрхизадә, Нәсимә апа, белеп тә бетермим, бәлки тагын бардыр. Безнең Гобәйдулла бабайның балалары – әти Вәгыйзулла, Сәвия, Сания апалар, Мансур абый. Безнең Гобәйдулла бабай бригадир булып эшләгән. Мировой, батыр йөрәкле, зыялы кеше булган ул. Айванда су буенда яшел чирәм белән капланган чокырлар бармы – шунда кәбестә тозлаганнар, кәбестә базы булган алар. Корсаклы хатыннар тозлы кәбестә сорый торган булганнар. Бабай сугыштан кайтмады. Сугыш вакытында яралыларны төрле шәһәрләргә озатканнар. Бабай Ижевскига күмелгән. Улым Азат эзләп тапты үлгән шәһәрен. Сугышка башта бабай киткән, аның артыннан әти Вәгыйзулла алынган. Әти сугыштан исән кайтты.
Бергәләп истәлеккә төшкән фотоны карыйбыз.
– Кара син безнең бабайның утыруын, – дип сокланып һәм яратып сөйләде Нәзирә апа. – Үзе чибәр, үзе горур, аягында шәп күн итек, өстендә әйбәт костюм. Кызларын гына күрче! Бай кызлары мыни! Аякларында ботинкалар, өсләрендә матур күлмәкләр... Ә Сәвия әби нинди! Ул да затлы нәселдән булган бит безнең!
Хәтерлим әле, элек алмагачлар бик сирәк кешедә иде. Гобәйдулла бабайның бертуганы Кәримулла абыйларда (күршедә генә), бездә бакча тулы алмагач иде. Итәк тутырып алма ашап үстек без. Кәримулла абый алмага малайларны ярыштырыр иде. Ә Гобәйдулла бабайның бертуганы безнең Фәрхизадә әби өч бала белән ялгыз кала. Бабай Мөбарәкҗан Әстерханга акча эшләргә чыгып киткән җиреннән, бер күп балалы хатынга йортка кереп, шунда яшәгән. Ә тормышны алып барырга кирәк. Шуннан Фәрхизадә әби кызы Тәскирәне: “Бар кызым, юлаучыларны чәйгә алып төш”, – дип юлга чыгарып җибәрә торган булган. Ә үзе карлыган яфракларыннан бөртекле чәй ясаган. “Эх, Фәрхизадәнең чәе!” – дип, юлаучылар үзләре эзләп кергән. Шулай итеп, хәлләнеп киткән болар.
Гөлнәзирә апа белән бабасы Гобәйдулладан сугыштан килгән хатны бергәләп укыйбыз.
“Вәгыйз белән Мансур улыма, Сәвия белән Сания кызыма күптин күп сәламнәр юллыйм. Безне сагынып сораган иптәшләргә дә күптин күп сәламнәр. Шушы көннәрдә сугышка керәбез. Зәкия, мал-туарны, йорт-җирне үзең кара инде. Мин монда тегеләй ит, болай ит дип, бер сүз дә әйтә алмыйм. Ул эш, мәшәкатьләр, ул көннәр бездән калды хәзер. Аллага тапшырдык. Безне догадан ташламагыз. Безгә хәзер шул кыйммәт. Хат яза башлаганчы сүзләр күп була, яза башлагач, бар да онытыла.
Сагынып хат язып, исәнлектә күрешүне теләп калам. Хушыгыз”.
Кызганыч, исәнлектә күрешергә язмаган.
Румия Саттарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев