erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Исәнме, Ришат! Сине 5 ел күргән юк инде...": Рифат Фәттахов белән Ришат Төхвәтуллин дуслашты! (Эксклюзив)

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин Р.Ваһапов фонды генераль директоры Рифат Фәттаховны Казанда булган концертына чакырды. Концерт вакытында Рифат Фәттахов сәхнәгә чыгып грандиоз яңалык җиткерде!

 

"Исәнме, Ришат! Сине 5 ел күргән юк инде. Чакыруың өчен бик зур рәхмәт! Синең чакыруыңны алгач, бик сөендем һәм бик теләп бу кичәгә килдем. Әлбәттә, бу чакыру иртәрәк булса да, килә идем. Әмма Аллаһы Тәгалә күп нәрсәне үзе җайлый. Хәзер мөселманнар бик матур чор кичерә, изге Рамазан ае бара. Изге Рамазан аенда бер-береңне гафу итү, дуслашу бик тә саваплы гамәл, ди.

Ришат "минем барлык җырларны җырлыйсым килә " дигәч, мин хәтта бераз оялып куйдым. Синең тагын бик матур җырларың бар. "Ак яулыклы әбиләр", "Синнән башка"ны шулкадәр тетрәндергеч дәрәҗәдә җырлый идең. "Тулган аем" - шедевр. "Тыңлачы, сандугач" җыры да бар әле. Бу җырлар безнең архивта ятарга тиеш түгел. Ул - бик зур гаделсезлек. Бу матур җырларны халык ишетергә хаклы. Аларны Ришат халыкка чыгарды, алар Ришат башкаруында кабатланмас яңгыраш тапты. Ул җырлар киләчәктә дә Ришат Төхвәтуллин репертуарын бизәргә тиеш дип уйлыйм. Бүгеннән башлап алар барысы да синеке! Без ул җырларны рәсми рәвештә дә беркетербез" - диде Рифат Фәттахов.

Ул Ришатның концерты уңышлы баруына сөенүен белдерде. "Ваһапов фестиваленең горурлыгы булган Ришат Төхвәтуллинны зурлап килгән һәм, гомумән, яраткан бу галиҗәнап тамашачыга башларымны түбән иеп рәхмәт әйтәм" - диде Рифат Әхмәт улы Фәттахов.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ришат Төхвәтуллин продюсеры белән барлыгы 4 ел эшләгән. Рифат Фәттахов Ришатның Ваһапов фестивален үстерүгә зур өлеш кертүен әйтте. Ул 17 майда БКЗда узачак Яшь башкаручылар конкурсы гала-концертында Ришатны күрергә теләвен белдереп, тамашага чакырды.

Ришатның җавабы:

"Сабыр төбе сары алтын диләрме әле?! Монда артык сүз сөйләп торырга кирәк түгелдер дип уйлыйм. Барысына да сез үзегез шаһит, хөрмәтле тамашачылар! Күп еллар буена күңелне тырнап торган бу хәлнең Изге Рамазан аенда шулай уңай хәл ителүе өстән авыр йөк төшүе белән бер, могҗиза кебек! (Быел Ураза тота башлаган идем, әллә шуңа микән?)
Рифат Ахметович, бу җырларны сез миңа түгел, ә халыкка кире кайтардыгыз! Бу җырлар "үлеп терелгән җырлар" булып тарихка кереп калыр инде. Гомерле җырлар булсыннар, озак еллар сәхнәләрдән башкарып, киләчәк буыннарга да җиткерергә насыйп булсын иде!".

Хәерлесе белән!

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/isnme-rishat-sine-5-el-krgn-yuk-inde-rifat-fttakhov-beln-rishat-tkhvtullin-duslashty-eksklyuziv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X