erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлда кыткылдап утыралар, кырмыска ашыйлар: җәйге челләдә Татарстан блогерлары кызып китте (»Интертат», Раилә Фәхртдинова)

Бу атна Татарстан блогерлары хәтерендә мәңгегә истә калыр, мөгаен. Бөтен Татарстанга танылган 8 блогер: Чулпан Гиниятуллина, Ләйсән Хаматдинова, Энҗе Фатхиева, Гөлия Вәлиәхмәтова, Резеда Миннегулова, Илнара Рахмангулова, Эльвина Сибатова, Динә Вәлиева үзләре арасында гына батл уенын оештырды. Санап үтелгән блогерларның һәрберсе һәр көнне башкаларга үзе уйлап тапкан биремен бирә, блогерлар исә аларны үти (»Интертат»)

Беренче бирем белән Гөлия Вәлиәхмәтова блогерларны да, ​язылучыларны да шаккатырды: ул кырмыска ашарга кушты. Кайсыбер блогерлар бу биремне үтәмәде, Чулпан Гиниятуллина һәм Эльвина Сибатова бернинди шиксез кырмыскаларны ашадылар, ә Ләйсән Хаматдинова «мөселманнарга бөҗәк ашарга ярамый» дип, авызына кабып, текерә барды. Шулай итеп, кырмыскалар да исән калды, блогер Ләйсән дә үзенә гөнаһ алмады.

Икенче бирем дә аныкы – Кукмара блогерыныкы иде. Ул 30 градус җылыда сәүдә үзәгенә кышкы туннар, итекләр киеп кереп, анда озак итеп йөрергә кушты. Эсседә күлмәктән, юбка-майкалардан йөрүчеләр моңа шаклар катып карап торды:

​Резеда Миннегулованың биреме – блогерлар урамга ике мендәр алып чыгып, каршыга беренче очраган кеше белән сугышырга тиеш иделәр. Узучылар башта моңа шикләнебрәк карады, аннары уенның кызыгын табып, рәхәтләнеп уйнадылар.

Илнара Рахмангулова, Барби кебек, ал төстәге киемнәрне киеп, узып баручыларга «Хай» дип эндәшергә мәҗбүр итте:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чулпан Гиниятуллина машиналар туктагач, светофорлы җәяүлеләр юлына тавык сыман кыткылдап чыгып, шунда утырып күкәй салып калдырырга кушты. Бу биремне бөтен блогер да рәхәтләнеп үтәде:

Бүген Эльвина олы сәүдә үзәгенә кереп, кешеләр сайлап алган продуктны кулларыннан тартып алып, аны үзеңнең кәрзиненә салырга кушты, «әлеге биремне үтәгәндә елмаерга ярамый, җитди йөз белән йөрергә кирәк» дип искәртте ул.

Блогерларның икесе: Энҗе Фәтхиева һәм Динә Вәлиеваның әлегә бирем бирмәгән, аларныкы иртәгә-берсекөнгә була.

Дәвамын укыгыз: https://intertat.tatar/news/yulda-kytkyldap-utyralar-kyrmyska-asyilar-aige-cellada-tatarstan-blogerlary-kyzyp-kitte-5860748

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев