erid:2VtzquqpS7d
Кабан дуңгызын атам дип иптәшен аткан
Яңалыклар

Кабан дуңгызын атам дип иптәшен аткан

29 декабрьдә Башкортстанның Күгәрчен районында ау вакытында бәхетсезлек очрагы килеп чыккан.

Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Ике дус кабан дуңгызы ауларга урманга барган. Ир-атлар урманга баргач икесе ике якка киткән. Шуларның берсе - 37 яшьлек аучы куаклар арасында тавыш ишеткән һәм шул якка атып җибәргән дип фаразлана.

Ядрә бергә ауга килгән 62 яшьлек иптәшенә тигән һәм ул шунда ук үлгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/kaban-dugyzyn-atam-dip-iptshen-atkan


Нет комментариев