erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадатырга теләмәсәң, "медотвод" ал

Рим империясенең кодрәтле заманнарында дөнья сәүдәгәрләре һәм җәмәгатьчелеге данлыклы Рим белән багъланышлар урнаштыруны кирәкле санаган. Шул вакытлардан “Барлык юллар Римга илтә” дигән гыйбарә сөйләм теленә ияреп калган. Бүген коронавирус халыкара элемтәләргә дә, яшәешкә дә үзенең “төзәтмәләрен” кертә.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бу атнадагы сәяси-икътисади чаралар планы белән таныштырганда, һаман да шул коронавируска килеп төртелде. 

Әлмәткә нефтьчеләр җыела
Татарстанның нефть башкаласы-Әлмәттә 9 июльдә Халыкара яшьләр нефть-газ форумы IPYForum була. 
- Аның кысаларында, ел саен оештырыла торган Әлмәт нефть саммиты да үткәрелә. Гадәттәгечә, “Татнефть” төркеме һәм хезмәттәшләре күргәзмә тәкъдим итә. 2021 елда ягулык-энергетика комплексын тотрыклы үстерү, инновацион технологияләр темасына панель дискуссия-фикерләшү уздырыла. Форумда яшьләр командалары хакатонына старт бирелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әлеге чараларда катнаша, - дип хәбәр итте Лилия Галимова.

“Хакатон” - белгечләрдән тупланган командаларның кыска вакыт аралыгында төрле проблемаларга бизнес чишелешләр тәкъдим итү буенча ярышуы. 

Нефть турында сүз барганлыктан, мин М-7 автотрассасында республика компанияләренә караган АЗСларның заманнан нык артта калганлыгын әйтми булдыра алмадым. 
- Шәле янындагы АЗСта кешеләр урамдагы такта бәдрәфкә яки агачлыкка йөри. Илкүләм мәгълүм нефть компанияләренең АЗСлары заманча уңайлы, шунлыктан, күпчелек аларга туктала, - дидем.
-”Татнефть” компаниясенең үзләренең АЗСлар челтәрен яңарту планнары бар. Әлмәт шәһәрендә һәм шәһәр янында заманча АЗСлар эшли инде, - дип өметләндерде Лилия Галимова һәм ул тагын: “Бензинның сыйфатына да игътибар бирелә”, - дип өстәп әйтте.

Яман шешнең “язмышы” хәл ителә
Казанда 8-9 июльләрдә Татарстанда онкология хезмәтенең 75 еллыгына багышланган форум бара. 
- Татарстан Президенты да әлеге чарада катнаша. Рөстәм Нургалиевич онкологик авыруларга каршы көрәшнең ничек куелганлыгы белән җитди кызыксына. Республикада соңгы елларда онкологик ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле системасы барлыкка китерелде. Коронавирус медицина тармагына өстәмә сынау булып килеп төшсә дә, табиблар алдында ямаш шешләрдән үлүчеләр санын киметү бурычы тора, - диде Лилия Галимова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2020 елда яман шеш авыруларыннан үлүчеләр 100 мең кешегә 186 кеше туры килә. Форум күбрәк онлайн форматта бара, анда онкологик авыруларга каршы көрәш алымнары турында 200 табиб-белгечнең чыгыш ясавы көтелә.

Яшьләр фикер алыша
11-24 июльләрдә “Свияжские холмы” базасында Президент академиясенең IX нче халыкара җәйге кампусы була. 
- Кампусны, ягъни студентлар шәһәрчеген ачуга Президент Рөстәм Миңнеханов та бара. Пандемия сәбәпле, узган ел бу чара үткәрелмәде. Быел санитар таләпләрне катгый саклап, 200 студент туплана. Болар: Татарстан, Россия яшьләре һәм илебез ВУЗларында белем алучы чит ил студентлары. Мәгариф “мәйданчыкларында” федераль һәм төбәк министрлыклары, эре компанияләр вәкилләре лекцияләр укый. Бәхәс-аралашу мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясаячак, - диде Лилия Галимова.

Телисең икән, үз вакцинаңны көт
Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова коронавируска каршы вакцина кадатуның зарурлыгын кабат искәртте. Россиядә Спутник-V, Эпиваккорона, Ковивак, Спутник Лайт вакциналары кулланыла.
- Әгәр вакциналар арасыннан сез кадатырга теләгәне вакытлыча бетеп торган булса, яшәү урынындагы хастаханәдә исемлеккә язылып кую зарур. Вакцина кайткач, шуны ясатасыз. Теге кеше, бу кеше сүзе белән эш йөртергә кирәкми. Вакцина ясату мәсьәләсендә сорауларыгыз-шикләнүләрегез булса, үзегезнең яшәү урынындагы табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Табиб сезгә кайсы вакцинаны ясату уңышлы буласын яки организмыгыз өчен ясатырга ярамаганлыгын әйтер, шуның өчен дә “медотвод” бар бит инде, - дип киңәш бирде Лилия Галимова.

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kadatyrga-telms-medotvod-al

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X