erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Калугадан Казанга килгән 15 яшьлек малайның мәетен тапканнар

Башлангыч мәгълүматларга караганда, үсмер наркотикны артык зур дозада кулланудан үлгән.

Кичә кичен Казанның Серов урамындагы бер йортта арендага алынган фатирда Калугадан килгән 15 яшьлек малайның мәетен тапканнар. Бу хакта “KazanFirst” үз чыганакларына таянып яза. Мәетен тапканда, баланың инде 2 көн чамасы элек үлгәнлеге ачыкланган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул наркотикны артык зур дозада куллану сәбәпле һәлак булган. Малайның Казанда әти-әнисез нәрсә эшләве һәм ничек фатир алып торуы мәгълүм түгел. Бер версия буенча, үсмер Татарстан башкаласына акча эшләргә килгән. Баланың һәлак булу сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153261/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре