Реклама
Кичү юлы эше вакытлыча туктатылган.
Бүген төнлә Мамадыш районында Каманы кичү юлында фура өлешчә боз астына киткән, дип яза “Челнинские известия” ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Кичү юлына 3,5 тоннага кадәр булган автомобильләргә керергә ярый, ә фураның якынча авырлыгы 35 тонна булган.
Зыянкүрүчеләр юк.
Фото: “Челнинские известия”
https://chelny-izvest.ru/news/proisshestviya/na-pereprave-cherez-kamu-35-tonnaya-fura-ushla-pod-led
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз