erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кара ипи кыйммәтләнә

Он тарттыручылар һәм ярма предприятиеләре берлеге башлыгы Игорь Свириденко Россиядә арыш икмәгенең кыйммәтләнү куркынычы турында кисәтә.

Бу хакта “Комсомольская правда” җиткерә.
Россиядә арыш икмәге җитештерүчеләр кара ипинең бәясе, югары сортлы бодайдан пешкән икмәккә караганда, кыйммәтрәк булырга мөмкин дип кисәтә ул.

Сәбәбе – арышның уңышы аз булу.

Эксперт вазгыятьне Россиядә арыш чәчү мәйданнарының сизелерлек кимүе белән аңлата, чөнки аңа күпләп сату бәяләре хәзер бик түбән, һәм эшкуарларның күбесе әлеге авыл хуҗалыгы культурасы белән шөгыльләнергә теләми. Россиядә бүген арышның тоннасы 5 мең сумга сатыла, бу бик түбән күрсәткеч булып тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2022 елда, Росстат мәгълүматлары буенча, Россиядә арыш җыю 26,5 процентка – 2021 елгы 1,722 миллион тоннадан 2,179 миллион тоннага кадәр арткан. Быел аны чәчү мәйданнары 834 мең гектарга кадәр кимегән, 2022 елда 894 мең гектар булган.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X