Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кайбер Яңа ел бүләкләре өчен салым түләргә туры киләчәк

    Яңа елга бүләк ителгән кайбер әйберләр өчен, шул исәптән күчемсез милек өчен салым түләргә туры киләчәк. Мәскәү адвокаты Татьяна Пахтова “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, бәйрәмгә акча бүләк итеп бирелгән очракта, НДФЛ түләргә кирәкми ("Ватаным Татарстан").

     

    Шулай да кайбер очракларда салымсыз булмаячак. Аның әйтүенчә, күчемсез милек, транспорт чарасы, акция, өлеш, пай бүләк итеп бирелгәндә, салым түләү –мәҗбүри.
    Шул ук вакытта, адвокат аңлатып узганча, мөлкәтне кешегә гаилә әгъзалары яки якын туганнары бүләк иткәндә, НДФЛ түләргә кирәкми.
    Ә инде банклар промо-акцияләре буенча үз клиентларына зур фирмаларның бер яки берничә акциясен бүләк иткәндә, кредит оешмасы салымны үзе түли.

    Реклама

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: