erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каз-үрдәкләрегезне тизрәк суегыз!

Россия Федерациясендә кош гриппы буенча катлаулы хәл күзәтелә. Ел башыннан барлыгы 59 очрак теркәлгән, шул исәптән авыл хуҗалыгы кошлары арасында – 46 һәм кыргый фауна арасында 13 очрак.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Алмаз Хисаметдинов, куркыныч вирус Татарстан белән күрше төбәкләрдә: Саратов, Самара, Оренбург, Киров өлкәләрендә, Башкортстанда һәм Удмуртиядә теркәлгән инде, дип билгеләп үтте.

Профилактик чараларга карамастан, 19 ноябрьдә Татарстан шулай ук бу инфекциядән зыян күргән төбәкләр арасына керде. Тукай районында Фролов КФХның бытбылдык фермасында тиз тарала торган кош гриппы чыганагы ачыкланды. Фермада барлыгы 42 мең олы бытбылдык һәм 10 мең чеби асралган. Алар барысы да юк ителде. Шулай ук хуҗалык складында булган 48 мең йомырка һәм 171 килограмм ит утильләштерелде.

«Бүген без инфекциянең алга таба таралуына юл куймаска тиеш. Шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларына үз ихтыяҗлары өчен үстергән кошларны суя башларга кирәк. Сәнәгать масштабында кош үстерүчеләргә сату өчен максималь рәвештә ябык режимга күчәргә һәм безнең барлык таләпләрне һәм Россельхознадзор күрсәтмәләрен үтәргә кирәк", - дип ассызыклады Алмаз Хисаметдинов. Ул шулай ук терлек азыгының кайдан китерелүен җентекләп күзәтергә һәм хезмәткәрләр кием-салым һәм аяк киеменә йоктырмасын өчен дезинфекция үткәрергә өндәде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ветеринария күзәтчелеге тарафыннан билгеләнгән барлык таләпләрне дә үтәргә тиеш. "Вакытында эшләү яхшырак. Бездә кош-корт белән шөгыльләнүче барлык предприятиеләр буенча да катгый контроль кертергә кирәк: персонал, китерелгән азык, кагыйдәләрнең үтәлеше буенча. Барлык бу мәсьәләләр дә җитди контрольгә куелырга тиеш", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kaz-rdklregezne-tizrk-suegyz

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X