Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Казан фаҗигасен китереп чыгарган егетнең җинаятен кабатларга теләүчеләр арта.

    Казанның 175нче гимназиясендә килеп чыккан фаҗигадан соң бу җинаятьчене кабатларга тырышкан үсмерләр күз алдында бермә-бер “үсте”. Аны алар герой итеп таныды. Моңа без, журналистлар да берникадәр дәрәҗәдә гаепледер, бәлки. Чөнки май дәвамында диярлек көн саен бер үк кеше хакында сөйләдек, яздык, күрсәттек.

    Безнең балалар да шундый юлга басмасын өчен нәрсә эшләргә? Үсмерләргә, балаларга үлемнең нәрсә икәнен ничек аңлатырга? КФУның педагогик психология кафедрасы ассистенты Динара Хаматвәлеева белән шул сорауларга җавап эзләдек.
    – Динара, 175нче гимназиядә булган хәлләрдән соң, укучылар арасында аны кабатларга теләүчеләр бермә-бер артты. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә урамга корал тотып чыга башлады. Психологик яктан моны ничек аңлата алыр идегез?
    – Бу хәл бөтен кешене дә тетрәндерде. Массакүләм мәгълүмат чараларында да, җәмгыятьтә дә моңа карата бик нык игътибар артты. Әлбәттә без, олылар дип әйтим, шәхес буларак формалашкан кешеләр моның яхшы үрнәк түгел икәнен аңлыйбыз. Ни генә дисәк тә, җинаять кылган кеше игътибар үзәгендә булды. Хәзер дә аның турында сөйләшүләр бар. Ул җәзасын алганчыга кадәр сөйләшүләр күп булачак.

    Күчеш чорындагы балалар, үсмерләр моны герой итеп кабул итә. Тарихта да безнең уңай һәм тискәре геройлар бар. Психик яктан әле формалашып бетмәгән балалар өчен мондый гамәл кылган кеше ниндидер бер зур эш башкарган төсле тоела. Үлем белән очрашмаган балалар, гадәттә, аның мәгънәсен аңлап бетерми. Кеше гомерен кире кайтара алмауны алар аңлап бетерә алмый. Алар өчен бу психологик яктан кыюлык, ниндидер бер чикләрдән чыгу кебек кабул ителә. Моны дөрес итеп балаларга аңлатырга кирәк.

    Яхшы гамәл кылучылар хакында да сөйлиләр. Әмма аз күләмдә. Үрнәк булырдай, лидер булырлык яшьләр хакында сөйләсәк, балаларның да аларга охшау теләге туар иде.

    – Ни сәбәпле балалар, үсмерләр андый кешеләргә соклана, алар кебек буласы килә башлый?
    – Бу соклану да түгел. Нәрсә әйтсәң дә балалар, күчеш чорындагы үсмерләр кысалар эчендә яши. Мәктәп тарафыннан кысалар бар, өйдә исә бар нәрсәне әти-әни хәл итә. Күчеш чорында бу кагыйдәләргә буйсынасым килми, үземчә эшлисем килә дигән тайпылышлар була. Бу вакыйга нинди генә зур фаҗига булуына да карамастан, чикләрдән чыгу дип кабул ителә. Кабатлап әйтәм, бу яшьтә балаларның үлем һәм җинаятьнең нинди җитди хәл икәнен аңлап бетерергә психикалары җитлекмәгән. Гадәттә, якын кешесе үлсә дә, балалар ул кешене кире кайтарып булмаганлыгын аңлап бетерерлек дәрәҗәдә түгел.

    Үлем – ул бик авыр, җитди мәсьәлә. Күп ата-аналар балаларга үлемнең нәрсә икәнен ничек аңлатырга икән дип уйлана. Үлем кйчан да булса барыбызга да киләчәк, дияргә. Гадәттә, идеаль рәвештә, бу картайгач, тормыш иткәч була дияргә һәм үлемне якынайта торган гамәлләр кылырга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк.

    Балада үзгәрешләр башлануын, аның начар компания белән бәйләнгәнен ничек белеп була? Нинди билгеләре күренә?
    – Хәзерге глобаль чорда әти-әниләрнең барысы да диярлек тормыш алып бару белән мәшгуль. Алар эштә бик күп вакытларын үткәрергә мәҗбүр. Шуңа да балалар белән үткәргән вакытның сыйфаты кими. Балалар мәктәптән соң, без эштән соң калган вакытны да телефонда утырып, яисә телевизор карап үткәрәбез. Бу, әлбәттә, начар күренеш. Әти-әниләр дә арый. Алар телефонда “бушану” эзли.

    Реклама

    Гаиләдә һәр көнне берникадәр вакытны бергә, сыйфатлы итеп үткәрү гадәте кертергә кирәк. “Сыйфатлы” ничек була, дисезме? Сез бала белән икәүдән-икәү калып, үзара сөйләшергә, бер-берегезне тыңларга кирәк. Әмма бу чын-чынлап, кызыксыну белән булырга тиеш. Чөнки әти-әни баналь сораулар бирергә мөмкин. “Көнең ничек үтте?”, “Нинди билгеләр алдың?”. Болар барысы да тышкы атрибут кына. Көн дәвамында бала үзен ничек хис иткән? Менә шул турыда сорарга кирәк. Сине нәрсә сөендерде? Нәрсә кәефеңне төшерде? Кем белән аралашу сиңа кызык булды? Шул гади генә сораулар баланы уйланырга мәҗбүр итә. Алар баланың эчке тормышына игътибар итәргә этәргеч ясый. Баланың эчке дөньясы белән бәйләнеше арта. “Әйе, бу әйберләр мине сөендерә, ә менә болары кәефемне төшерә, шуңа күрә миңа күбрәк менә мондый әйберләргә игътибар итәргә кирәк”, дип уйлый.

    – Туры юлдан тайпылган балага ничек ярдәм итеп була? Нинди хаталар ясамаска?
    – Игътибарлы әти-әни, гадәттә,  моны шунда ук сизә. Әгәр бала чыннан да начар компаниядә икән, аның мәктәптәге тәртибе дә начараерга мөмкин. Мондый вакытта гына түгел, гомумән, баланы мәктәпкә биргәч, сыйныф җитәкчесе белән тыгыз бәйләнештә булырга кирәк. Шалтыратып, гел белешеп тору гына түгел, ә чын-чынлап кызыксыну мөһим. Бала үзен мәктәптә ничек тота, барысы да әйбәтме. Сыйныф җитәкчеләре мондый сөйләшүләргә ачык һәм әти-әниләрнең кайгыртучан булуларына сөенә генә. Гадәттә, битараф булмаган ата-аналарның балалары моны тоя, үзләренең кирәк булуларын сизә. Әгәр дә балада әзрәк тайпылыш күренә башласа да, бу мәсьәләне тиз генә чишәргә була.

    Баланың үзгәрә башлавын күрәсез икән, аның белән бик күп сөйләшергә кирәк. Һәм ул сөйләшү тикшерүдән башланырга тиеш түгел. Сез балагызга игътибарыгызны күрсәтәсез. Бу вакытта бәлки эшне дә кичектереп торырга туры килер. Эштә ял алырга мөмкин.  Кайбер очракларда хәтта күпмедер вакыт мәктәпкә дә йөрми торырга була. Берәр яңа җиргә барырга. Әти-әни белән бергә үткәрелгән вакыт, яңа урында бергә бару, вакытны бергә уздыру –  сезне берләштерергә нигез булачак.

    Әлбәттә инде белгечләр ярдәме дә кирәк. Безнең шәһәрдә дә психологик ярдәм күрсәтүче үзәкләр бик күп. Аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәктәпләрдә дә психологлар бар. Алар хәтта баланы сезгә караганда да яхшырак беләдер әле.

    Мәктәптә эшләгәндә шундый тенденцияне күзәттем: мәктәптәге психологка мөрәҗәгать итү дә ул бернинди дә сәер күренеш итеп кабул ителми. Психологка балалалар да, ата-аналар да бик күп мөрәҗәгать итә һәм бу дөрес практика дип саныйм. Һәрбер проблеманы да белгеч ярдәмендә чишү файдалырак һәм нәтиҗәлерәк. Кеше үзе барысын да булдыра алмый. Һәр кеше дә хаталар ясый. Мин барысын да эшли алам, дип уйларга кирәкми. Иң беренче, ата-анага үзенә күз салырга кирәк. Балада чагылыш тапкан һәм ата-анада да булган нинди проблема бар икән? Ата-ана бала белән бик нык бәйләнгән һәм күчеш чорында гына баланың әти-әнисеннән аерылу вакыты башлана. Әти-әнинең үзенә ышаныч булырга тиеш. Һәм үзеңдә булган проблемаларны да вакытында чишәргә кирәк. Бала тугач җаваплылык үзең өчен генә түгел, бала өчен дә барлыкка килә. Кеше баласы үсә бит, минеке дә үсәр әле дип уйларга ярамый. Һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк.

    http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kazan-faigasen-kiterep-chygargan-egetne-inayaten-kabatlauchylar-arta-nishlrg

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: