Реклама
Чыршыны бизәү өчен 93 мең яктылык диоды, 12 ут «пушка»сы һәм 640 гирлянда кулланылган.
«Казан» Гаилә үзәге янындагы Татарстан башкаласының төп чыршысы 26 декабрьдә ачыла. Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«26 декабрьдә 18.00 сәгатьтә төп чыршыны ачу Яңа ел алды марафонының иң югары ноктасы булачак. Ул быел да «Казан» Гаилә үзәге янында урнаштырылды», - диде Абзалов.
Чыршының биеклеге 35 метр тәшкил итә. Аны бизәү өчен 93 мең яктылык диоды, 12 ут «пушка»сы һәм 640 гирлянда кулланылган.
Фото: архив/Рамиль Гали
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз