erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан гимназиясе укытучыларына һәм хезмәткәрләренә 100 мең сум акча бирелә

— Казандагы 175 нче гимназиядәге фаҗига сәбәпле, әлеге гимназиянең укытучыларына һәм хезмәткәрләренә - һәркайсына 100 мең сум акча бирелә. Бу акча аларга сәламәтлекләрен ныгыту өчен каралган. Мәскәүдә хәзер дә 4 бала һәм 3 өлкән кеше дәвалана. Казандагы ДРКБда 2 бала ята әле, аларның хәлләре тотрыклы, - дип белдерде Кремль вәкиле Лилия Галимова.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бу атнада республикада Президент катнашындагы чараларның Россия көненә багышланган булуын хәбәр итте.

Чү, урамнан кемнәр килә?

— Казанда 12 июньдә, Россия көне уңаеннан, Кремль яр буе урамында 9.00 сәгатьтә “Халыклар дуслыгы” Бөтенроссия акциясе була. Яшьләр оешмалары, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре, студентлар бердәм сафта уза. Президент Рөстәм Миңнеханов та маршта катнашачак, - диде Лилия Галимова.

— Маршта билгеле бер кешеләр генә йөриме, әллә һәркем катнаша аламы? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

— Әлбәттә, теләге булган һәр кеше маршта катнаша ала. Аның исеме һәм җисеме дә “Халыклар дуслыгы” Бөтенроссия акциясе бит, - дип аңлатма ясады Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Татарстан Президенты шулай ук, Россия көне уңаеннан, Кремльдә лаеклыларга дәүләт бүләкләре тапшыра.

Әфганчыларга яңа һәйкәл

Җиңү паркында 12 июньдә 11.00 сәгатьтә Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында Әфганчыларга багышланган һәйкәл ачыла. Лилия Галимова сөйләгәнчә, ул тулы бер мемориал була. Аның проектын әзерләгәндә әфганчы сугышчы - интернационалистларның фикер - тәкъдимнәре исәпкә алынган. Скульптор Александр Кислов иҗат иткән яңа һәйкәл төп урынны били. Декабристлар урамындагы, скульптор Асия Миңнуллина проекты буенча эшләнгән, элеккеге һәйкәл дә Җиңү паркына күчерелде, ул әфганчылар мемориалының бер өлеш тәшкил итә. Президент әфганчылар белән дә аралашачак.

Самокатларга “әҗәл” карары әзерләнә

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Электр самокатлары катнашындагы юл һәлакәтләре көн саен диярлек кабатланып тора. Лилия Галимова алхәбәренә караганда, якын көннәрдә самокатлар турында муниципалитет карары игълан ителәчәк. “Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре үзләрендә самокатларга кагылышлы карарлар чыгарды инде”,-диде ул.

Мәгълүм булганча, Сочи шәһәре дә диңгез яры буйларында самокатларда йөрүне тыйды.

АКШ Татарстан чәен эчә

Президент Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада эшкуарлар белән очраша. Анда электрон сәүдә мәйданчыкларыннан файдалану, эшкуарлар җитештергән продукцияне халыкара базарга тәкъдим итү турында сөйләшү була.

— Безнең эшкуарлар чит илләргә нинди товарлар сата? - дип кызыксындым.

— Электрон сәүдә мәйданчыгы аша, мәсәлән, АКШка һәм Канадага республика эшкуарының кече предприятиесендә җитештерелә торган чәй җибәрелә. Төрле үләннәр кушып ясалган бу чәй анда популярлык казанган,- диде Лилия Галимова.

Сабантуйга битлегеңне онытма

Лилия Галимова:”Сабан туенда, шулай ук кешеләр күп туплана торган чараларда Роспотребнадзор таләпләрен үтәү зарур. Битлек кию тиешле яки вакцина ясаткан булу кирәк. Урамда медицина битлегеннән йөрү мәҗбүри түгел. Ләкин, барыбер дә коронавирустан саклану чараларына битарафлык күрсәтергә ярамый”,-дип искәртте

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/khalyklar-duslygy-marshynda-tatarstan-prezidenty-marshal

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X