erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казан ипподромының элекке директоры 24 миллион сум урлауда гаепләнелә

Казанның Вахитов районы судында нәселле атлар сатып алуда караклык буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү эше башланган.

Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә – Казан ипподромының элеккеге директоры Марат Гыйльфанов һәм аның урынбасары Рүзәл Баһавиев. Алар аеруча зур күләмдә мошенниклыкта, “акча юуда” гаепләнелә. Хөкем ителүчеләр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан нәселле атлар сатып алуга бүлеп бирелгән 24 миллион сум акчаны урлауда гаепләнелә. Тикшерүчеләр күздә тотканча, хайваннарны алар Казанның “Племконзавод” оешмасы аша сатып алганнар, ә бу оешма, үз чиратында, атларны “Актай” агрофирмасыннан алган. Тикшерүчеләр күздә тотканча, гаепләнелүчеләр ипподромның элекке директоры белән берлектә 2018-2022 еллар аралыгында нәселле атлар сатып алуга һәм ат-спорт чараларын үткәрүгә бюджеттан бирелгән 24 миллион сумнан артыграк акчаны үзләренең кесәсенә салган. Шуннан соң, хезмәтләр күрсәтү һәм товарлар сату-алуга түләү рәвешендә. үзләре контролендәге счетларга законсыз төстә 19 миллион сум күчергәннәр. Моннан тыш нәселле ат заводы директоры 2016 елда туганына 52 мең сумга (базардагы бәясе 600 мең сумнан артыграк ) “Беларус” тракторын саткан, 2020 елда, нәселле ат заводы гамәлгә куйган фирма директоры буларак, ялган займ килешүен рәсмиләштереп, тагын 3,5 миллион сум урлаган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/161832/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре