erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан кафеларның берсендә атыш булган

Бүген төнге сәгать ике тирәсендә Казанда Әмирхан проспектындагы кафеларның берсендә 34 яшьлек ир-ат белән хатыны ял иткән. Алар белән кафедагы башка кеше арасында низаг чыккан. Шул вакытта оппонент травматик пистолетка охшаган корал белән ир-атның йөзенә аткан.

 

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, зыян күрүче урамга чыккан һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр, әмма иртән өенә җибәргәннәр. Ул полицияга гариза язган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бу факт буенча тикшерү бара. Полицейскийлар һөҗүм итүчене эзли», — дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X