erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан мәктәбендә укучы классташына пычак белән кадаган (»Интертат»)

Дербышкидагы 101 нче мәктәп укучылары арасында конфликт пычак белән кадашуга кадәр барып җитә, дип яза «Татарстан-24».

Дербышкидагы 101 нче мәктәп укучылары арасында конфликт пычак белән кадашуга кадәр барып җитә, дип яза «Татарстан-24».

Укучылар арасында тарткалаш 7 сентябрьдә башлана. Тәнәфес вакытында тугызынчы класс укучысы ашханәгә бармый кала. Классташлары ашаган вакытта, ул үзеннән бер яшькә яшьрәк бер укучы белән бәхәскә керә һәм, рюкзагыннан пычак алып, ике тапкыр аның күкрәгенә кадый. Тугызынчы һәм сигезенче класс укучыларын укытучылар аерып алган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәхеткә, яра эзе тирән булмый – укучы хәтта хастаханәгә дә бармаган. Кадаган укучыны «проблемалы» дип атаганнар, аның белән проблемалар моңарчы да булган. Былтыр ул мәктәпкә мина куюлары хакында хәбәр иткән булганнар, билгеле, мина табылмаган. Ә бу укучы соңыннан «мина бар» дип үзенең шалтыратканын әйтеп мактанып йөргән.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kazan-maktabenda-ukucy-klasstasyna-pycak-belan-kadagan-5854968

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X