Реклама
Казан мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек егеттән беренче сорау алу кадрлары социаль челтәрдә пәйда булганнан соң, "Гвардейский" полиция бүлегендә хезмәт тикшерүе билгеләнә
Нәкь менә бирегә, кулга алынганнан соң, ничәмә кешенең гомерен өзгән шикләнелүче китерелгән. Видео төшергән полиция хезмәткәрен ачыклауга бүлектә урнаштырылган камера язмалары ярдәм иткән. Билгеле булганча, полиция хезмәткәрен эштән алганнар, ә кул астындагы хезмәткәр гамәлләрен контрольдә тотмаган җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгын вазифасыннан алып, башка эшкә күчергәннәр һәм премиядән мәхрүм иткәннәр.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз