erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан мәктәбендә атышта имгәнгән кызны Мәскәү клиникасыннан чыгардылар

Хәзеге вакытта федераль клиникада Казан мәктәбенә һөҗүм вакытында зыян күргән дүрт бала һәм өч олы кеше дәвалана.

Казанның 175нче мәктәбендә фаҗига вакытында имгәнгән кызны Мәскәү клиникасыннан чыгардылар.

«175нче гимназиядә зыян күргән 2007 елгы кызны Федераль клиникадан чыгардылар. Бүген аны Мәскәүдән Казанга кайтардылар», — диделәр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Табиблар хәзер баланың хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли.

Хәзер федераль клиникада Казан мәктәбенә һөҗүм вактытында зыян күргән дүрт бала һәм өч олы кеше кала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, Балалар республика клиник хастаханәсендә өч пациент дәвалануын дәвам итә. Аларның хәле тотрыклы.

«Татар-информ» агенлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм республикада кеше хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Балалар республика клиник хастаханәсендә 175нче мәктәптә имгәнгән балаларның хәлен белде.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/02-06-2021/kazan-m-kt-bend-atyshta-img-ng-n-kyzny-m-sk-klinikasynnan-chygardylar-5825508

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X