Реклама
Казан гимназиясеннән подвалда янгын аркасында балаларны һәм өлкәннәрне эвакуацияләгәннәр. (Шәһри Казан)
Казан гимназиясеннән подвалда янгын аркасында балаларны һәм өлкәннәрне эвакуацияләгәннәр
Шамил Усманов урамындагы 2 нче гимназиядә янгын турында хәбәр 19.51 сәгатьтә килде, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Берничә минуттан мәктәп янында янгын сүндерү машиналары пәйда була. Урында №7 ПСЧ хезмәткәрләре гимназия подвалында әйберләр януны ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк бинадан алты кеше мөстәкыйль рәвештә чыккан, шул исәптән өч бала. Беркем дә зыян күрмәгән.
Янгын чыгу урынында тышкы аккумулятор (power bank) табылган, ул тулысынча янып беткән. Янгынның сәбәпләрен ачыкларга кирәк булачак.
Булган хәл факты буенча республика прокуратурасы тикшерү башлады.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazan-mktplrene-bersend-yangyn-chykkan
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз