Бүген Казан үзәгендә 17 яшьлек үсмер һәлак булуы турында мәгълүмат чыкты. Аны бер йортның тәрәзә астында табып алганнар.
Фаҗига икенче каттагы фатирда килеп чыккан. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, үсмернең күкрәгендә пычак белән чәнчүдән барлыкка килгән яра эзләре булган. Шул ук вакытта, фатирның эчтән бикле булуын да әйтергә кирәк – ишек ачкычы шунда ук яткан.
Табиблар килгәндә, үсмер исән була әле. Әмма берникадәр вакыттан соң аның йөрәге тибүдән туктый.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев