erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда агуланган студентларга ялган хәмер саткан дүрт кеше тоткарланды

Яшьләр эчкән пыяла юдырткыч сыекчада метанол микъдары 30 процент булган.

Казанда студентлар агуланганнан соң, полиция хезмәткәрләре сертификаты булмаган хәмер сатучыны да, сатучылар чылбырын да ачыклый алган. Казанда яшәүче дүрт ир-ат ялган хәмер сату белән шөгыльләнгән. Аларны тоткарлаганнар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, студентлар бер ир-аттан биш литрлы савытта спиртлы сыекча сатып алган. Бу хәмер белән туган көненгә килгән кунакларны сыйларга җыенганнар. Әмма, машина багажнигыннан бушаткан вакытта, яшьләр ялган хәмер салынган шешәне бутаган һәм аның урынына автомобиль тәрәзәсе юу өчен кулланыла торган сыеклыкны алып киткәннәр.

Студентлар тәрәзә юа торган сыекчага су кушып эчкән. Экспертиза күрсәткәнчә, пыяла юа торган сыеклыкта метанол микъдары 30 процент булган.

Әлеге факт буенча «Кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган товарлар һәм продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату, эш башкару яки хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды.

 

Моңа кадәр «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә Казан хастаханәләренең берсенә метанол белән агуланган 13 кеше китерелә. Зыян күргән өч кыз реанимациядә ята, аларның берсе комада.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Ел башыннан бирле алкоголь базарында барлыгы 17 меңгә якын объект, 183 меңнән артык автотранспорт тикшерелгән. 197 мең литрга якын ялган алкогольле һәм спиртлы продукция легаль булмаган әйләнештән алынды. 92 җинаять ачыкланды», — дип аңлаттылар «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. 

 

Полина Шевчук 

«Татар-информ» 

 http://madanizhomga.ru/news/v-respublike/kazanda-agulangan-studentlarga-yalgan-khmer-satkan-drt-keshe-totkarlandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X