erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “Ашыгыч ярдәм” фельдшерына һөҗүм иткәннәр

Казанның Авиатөзелеш районындагы Годовиков урамында урнашкан 15 нче йорт ишегалдында бер машина “Ашыгыч ярдәм” автомобиленә юлны ябып куйган ("Ватаным Татарстан",Казан).

 Табиб, автомобильдән төшеп, каты җәрәхәтләнгән кешене тиз генә хастаханәгә китерү зарурилыгын аңлаткан һәм үзләрен үткәреп җибәрүне сораган. Шулвакыт теге машинадан 3 ир-ат чыгып, медицина хезмәткәрен кыйный башлаган.

“Ашыгыч ярдәм”дәге сырхауга кичекмәстән медицина ярдәме кирәк булганлыктан, башка “скорый” чакыртылган һәм җәрәхәтләнгән ир-ат 12 нче шәһәр хастаханәсенә озатылган.
“75 яшьлек ир-атның кулы җитди җәрәхәтләнгән. “Ашыгыч ярдәм” аны сул кулы җәрәхәтләнү, артериаль кан агу диагнозы белән алып киткән”, – дип хәбәр ителгән “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Соңыннан аңлашылганча, ярдәмгә килгән беренче “скорый”ның юлын җәрәхәтләнгән ирнең күршесе каплаган. Вакыйга булган урынга полиция хезмәткәрләре чакыртылган. Алар килеп туган хәлне тикшерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X