erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда атыш булган сыйныфта укучы малай фаҗига мизгелләре турында сөйләде

Сигезенче сыйныф укучысы Әхмәт Хәйруллин сүзләренчә, укытучы балаларга парта астына качарга кушкан

Бүген Казанның 175нче мәктәбендә сигезенче сыйныфта укучы Әхмәт Хәйруллин бүлмәдә атыш булган мизгелләр турында сөйләде.

«Мин бу сыйныфта идем, утлы корал тоткан кеше безнең сыйныфка бәреп керде дә кешеләрне атып үтерә башлады», – дип сөйләде Әхмәт.

Укучы сүзләренчә, укытучының гамәлләре зур югалтуларны булдырмый кала алган - ул барысына да парта астына качарга кушкан.

«Ул берни кычкырмады да, керде дә кешеләрне атып үтерә башлады», – ди сигезенче сыйныф укучысы.

Әхмәт сөйләвенчә, аларның сыйныфыннан бер кыз котылу өчен тәрәзәдән сикергән. Җинаятьче укытучының аягына аткан, аннары укучыларга ата башлаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Аннары ул чыгып китте һәм кешеләр полициягә шалтырата башлады», – диде Әхмәт.

Үсмер сүзләренчә, һөҗүм итүче кеше сыйныф бүлмәсенә кергәнгә кадәр, алар баскыч мәйданчыгы янында шартлау ишеткән. 

Әхмәт - Совет районы мөхтәсибәтенең «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның улы. Элегрәк «Татар-информ» мәктәптә ату вакытында аның баласы яралануы турында хәбәр иткән иде. Балаларның кечесе өченче сыйныфта, өлкәне сигезенче сыйныфта укый.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-05-2021/kazanda-atysh-bulgan-syynyfta-ukuchy-malay-fa-iga-mizgell-re-turynda-s-yl-de-5822841

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X