erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда банк хезмәткәре һәм сукбай дусты ялган кредит рәсмиләштереп акча үзләштергән

Тиздән җинаять эшен судка җибәрәчәкләр.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда  банкта эшләүче 24 яшьлек хезмәткәр һәм аның беркайда да эшләми торган 36 яшьлек танышы 13 миллион сумнан артык акча урлауда гаепләнә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерү фикеренчә, 2019 елның октябреннән 2020 елның гыйнварына кадәр ир-атлар, хезмәт урыныннан файдаланып, банкта ялган затларга кредитлар рәсмиләштергән. Шул ук вакытта банк хезмәткәре мәгълүматлар базасына «клиентларның» ышанычлылыгы турында ялган мәгълүмат урнаштырган. Кредитлар суммасы 300 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил иткән.

Шуннан соң ир-атлар акчаны үзләренә алган. Банкка 13 миллион сумнан артык зыян килгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге факт буенча «Хезмәт урыныннан файдаланып компьютер мәгълүматларын хокуксыз кулллану» һәм «Компьютер мәгълүматы өлкәсендә мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атлар үз гаепләрен өлешчә таныган, зыянны капламаганнар. Хәзер алар шәһәрдән чыгып китмәү турында гаризага кул куйган.

Тиздән җинаять эше Казанның Вахитов районы судына алга таба тикшерү өчен җибәреләчәк. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-04-2021/kazanda-bank-hezm-tk-re-m-sukbay-dusty-yalgan-kredit-r-smil-shterep-akcha-zl-shterg-n-5817050

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X