Гаризалар сылтама буенча 15 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Фестиваль-конкурс Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.
Россия халыклары бердәмлеге елында Татарстан башкаласы беренче тапкыр «Җиңү тавышы. Төбәкләр» милли фестиваль-бәйгесенең көндезге этабын кабул итәчәк. Чара Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсендә узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Популяр артистлар белән бергә яшь башкаручылар да чыгыш ясаячак. Конкурсантларны профессиональ педагогларның мастер-класслары, остазлар белән эшләү, зур сәхнә һәм үз төбәкләрен Мәскәүдә федераль телеканал эфирында күрсәтеләчәк «Җиңү тавышы» V гала-концертында тәкъдим итү мөмкинлеге көтә.
Татарстан Республикасында яшәүче биш яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар; махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм хәрбиләрнең балалары; сугыш хәрәкәтләре ветераннарының балалары; Донбасс балалары; гуманитар миссияләрдә катнашучыларның балалары үзләренең осталыкларын һәм талантларын тикшерә алалар. ЧЫГАНАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев