erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда электросамокат белән кечкенә баланы бәрдергән кыз үзен ничек аклаган?

Кыз сүзләренчә, ул бала имгәнгән дип уйламаган, шуңа күрә юл-транспорт һәлакәте урыныннан китеп барган.

Полиция хезмәткәрләре электросамокатта йөргәндә кечкенә баланы бәрдергән кызның шәхесен ачыклаган.
Гадәттән тыш хәл 21 майда Ахунов урамында килеп чыга. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң кыз бу урыннан качкан. Зыян күрүченең әнисе әйтүенчә, бу казада гаепле кеше хәтта ашыгыч ярдәм дә чакыртмаган. Әни кеше баласын үз куллары белән күтәреп Республика балалар клиник хастаханәсенә алып килгән.
Табиблар малайда баш мие селкенүен һәм балтыр сөякләренең сынуын ачыклаган.

Юл-транспорт һәлакәтендә гаеплене хокук сакчылары тиз арада ачыклый алганнар. Ул Казанда яшәүче 21 яшьлек кыз булып чыга. Кыз әйтүенчә, баланы бәрдергәннән соң ул артка борылып караган һәм баланың аягына басуын күреп алган. Бала белән бар да тәртиптә дип уйлаган да юлын дәвам иткән.
Әлеге вакыйга буенча җыелган материалны карау өчен Идел буе районы буенча Тикшерү бүлегенә җибәргәннәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazanda-elektrosamokat-beln-kechken-balany-brdergn-kyz-zen-nichek-aklagan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X