erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда QR-кодсыз пассажирларны автобуска кертмәгәннәр

Транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре 65 тукталышта QR-кодлар тикшерә башлаган.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Бүген Казанда җәмәгать транспортында QR-код тикшерүләре башланды. Автобуска керер алдыннан дистәләгән кешенең QR-коды булмавы ачыкланган һәм аларны кертмәгәннәр.

«Транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре 65 тукталышта QR-кодлар тикшерә. Шул рәвешле, алар кондукторларга ярдәм итә», — диде ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның әйтүенчә, вакцина һәм медицина белешмәсе турындагы документларны билетлар сатканда кондукторлар үзләре дә тикшерә.

QR-код һәм документлары булмаган пассажирларны төшереп калдырганнар. Берничә сәгать эчендә генә дә Казандагы тукталышларның берсендә QR-кодсыз кешеләр очраган. Кайберәүләр бу яңалыкны аңлап кабул иткән, кайбер кешеләрнең ачулары чыккан Автобустан төшеп калган пассажирлар юлын җәяү дәвам иткән. Икенчеләре такси чакырткан.  https://tatar-inform.tatar/news/society/22-11-2021/kazanda-qr-kodsyz-passazhirlarny-avtobuska-kertm-g-nn-r-5843611

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X