erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Россия һәм Беларусия гандбол буенча җыелма командалары арасында суперсерия матчы үтәчәк

Беренче матч Казанның Теннис академиясендә 13 мартта 18.00 сәгатьтә уздырылуын матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

«Алга таба командалар Мәскәүдә һәм Чеховта уйнаячак. Без Россия җыелма командасын сәламләргә шат, алар инде бүген үк тренировкаларга керештеләр. Уен алдыннан күңел ачу программасы булачагын билгеләп үтәм, җанатарларга да бераз иртәрәк килергә кирәк. Казан — ул спорт бренды, барлык чаралар югары дәрәҗәдә уза. Казанда хәзер гандбол актив үсеш алган чор, «Зилант» клубы торгызылды. Ул инде икенче сезон Югары лигада чыгыш ясый», — дип сөйләде ТР Спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәге директоры урынбасары Константин Горбунов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Беларусьтагы матчлар белән чагыштырганда Россия җыелма командасы составында берничә үзгәреш булачак. Аерым алганда, Дмитрий Житников, Сергей Косоротов, Виктор Киреев кебек чит ил чемпионатларында чыгыш ясаучы уенчылар кушылачак», — дип хәбәр итте гандбол буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Велимир Петкович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X