erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Сабан туе дүрт урында булачак

Казанда Сабантуй бәйрәме дүрт мәйданчыкта - Тынычлык торак массивындагы Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендә Каенлыкта һәм Аккош күленең урман-парк зонасында, шулай ук «Казан» Халыкара ат-спорт комплексы территориясендә уза.

Бу хактагы карар бүген Татарстан башкаласының документлар һәм муниципаль хокукый актлар җыентыгында чыкты.

Район администрацияләренә Сабантуй үткәрү урыннарын төзекләндерү һәм җиһазлау эшләрен башкаруны тәэмин итү, бәйрәм чаралары үткәрү урыннарында мәдәни-күңел ачу һәм спорт чараларын уздыруны оештыру, сәнәгать һәм азык-төлек товарлары, халык кәсепчелеге эшләнмәләрен һәм сувенир продукциясен сату йөкләнгән.

Документта шулай ук билгеләп үтелгәнчә, Сабантуй узган территорияләр бәйрәмнән соң ике көн эчендә тиешле санитария халәтенә китерелергә тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарында һәм башкаласында Сабантуйны бәйрәм итү көнен раслады. Казанда сабан бәйрәме 24 июньдә уза.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев