Казанда шәһәр урманнары белән идарә итәчәк яңа муниципаль учреждение төзелергә мөмкин
Казан Башкарма комитеты структурасында шәһәр урманнары өчен җаваплы яңа бүлек — Шәһәр урманчылыгы идарәсе барлыкка килергә мөмкин. Тиешле карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Яңа муниципаль казна учреждениесе Казан территориясендәге шәһәр урманнарын файдалану, саклау, яклау һәм яңадан торгызу белән бәйле эшләрне алып барырга тиеш. Шулай ук идарә муниципаль урман контролен гамәлгә ашыру өчен җаваплы булачак.
Урманнарны саклау һәм тәртиптә тоту
Проект нигезендә, Шәһәр урманчылыгы идарәсе урман хуҗалыгына кагылышлы муниципаль контрактлар буенча заказчы буларак чыгыш ясаячак. Учреждение үз вәкаләтләре кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау чараларында катнашачак, шул исәптән рөхсәтсез чүплекләрне бетерү эшләренә җәлеп ителәчәк.
Идарә Казан территориясендә урманчылыкларны төзү һәм бетерү буенча документлар әзерләячәк. Моннан тыш, урман төзелеше эшләрен оештыру, шәһәр урманнарындагы агач ресурсларын исәпкә алу һәм башка чаралар да аның бурычларына керәчәк.
Аерым юнәлешләрнең берсе — гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен әзерләгән агач материалларын исәпкә алу. Учреждение шулай ук урманнарны үзләштерү проектларына карата муниципаль экспертиза үткәрүне оештырырга тиеш.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгына да игътибар биреләчәк
Яңа идарә Казан урманнарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын оештыруда катнашачак. Муниципаль урман контроле кысаларында физик һәм юридик затларга, шулай ук шәхси эшмәкәрләргә ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирү мөмкинлеге дә каралган.
Күрсәтмәләрдә кимчелекләрне төзәтү өчен билгеләнгән сроклар күрсәтеләчәк.
Шәһәр урманчылыгы идарәсенә урманнарны саклау белән бергә, урман ресурсларыннан файдалануны контрольдә тоту һәм шәһәр территориясендәге урман хуҗалыгы эшләрен оештыру буенча киң вәкаләтләр бирү планлаштырыла.
Казан урманнарына кагылышлы түләү ставкаларын да идарә әзерләячәк
Проектта яңа учреждениегә Казан милкендә булган урман участокларын арендалау максатында урман ресурсларының берәмлек күләменә һәм урман участогының берәмлек мәйданына түләү ставкаларын билгеләү турында муниципаль хокукый актлар әзерләү бурычы да йөкләнә.
Шулай ук агачның берәмлек күләменә түләү ставкасын билгеләүгә кагылышлы документлар әзерләү каралган.
Шәһәр урманчылыгы идарәсе үз компетенциясе кысаларындагы бәхәсләр буенча суд эшләрендә дә катнаша алачак. Аерым очракларда учреждение Казан Башкарма комитеты исеменнән чыгыш ясаячак.
Идарә җитәкчесе контракт буенча билгеләнәчәк
Проект нигезендә, Шәһәр урманчылыгы идарәсе җитәкчесен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе контракт буенча билгеләргә тиеш. Контракт законнарда билгеләнгән тәртиптә төзеләчәк.
Хәзерге вакытта Казан шәһәр Думасының яңа идарә төзүгә кагылышлы карар проекты коррупциягә каршы экспертиза этабында. Документ кабул ителгән очракта, Казанның шәһәр урманнары белән идарә итүгә бәйле вәкаләтләре аерым муниципаль учреждение карамагына бирелергә мөмкин.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев