erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда шәкертләр арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча олимпиада үткәреләчәк

Казанда Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихыннан III Республикакүләм олимпиада оештырылачак.

Бәйге Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты башлангычы һәм ярдәме белән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Педагог һәм остаз елы кысаларында уздырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Олимпиада татар телен, әдәбиятын һәм татар халкы тарихын өйрәнү, саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру, яшь буында телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, тел һәм сөйләм культурасын камилләштерүне күздә тота. Әлеге бәйгедә Татарстанның урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы 25 яшькә кадәрге шәкертләр катнаша ала.

Олимпиада бер турда, өч юнәлештә үткәреләчәк: татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы. Татар теленнән олимпиада язма формада тест һәм аерым биремнәрне башкару рәвешендә узачак. Тест үз эченә фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуациягә кагылышлы сорауларны ала һәм студентларның теоретик белемнәрен, аларны практикада куллана белү дәрәҗәсен ачыклауны максат итеп куя.

Татар әдәбиятыннан олимпиада эзләнү-тикшеренү эшен яклаудан (кызлар өчен) һәм вәгазь сөйләүдән (егетләр өчен) гыйбарәт. 15-20 бит күләмендәге фәнни хезмәтне (темалар нигезләмәдә тәкъдим ителә) 20 апрельдән дә соңга калмыйча riitatkafedra@mail.ru почтасына җибәрү таләп ителә. Олимпиада вакытында катнашучылар үзләренең эшләре буенча 5-7 минутлык чыгышлар ясаячаклар, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирәчәкләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вәгазь конкурсында исә, егетләр алдан әзерләнгән вәгазьләрен сөйлиләр. Тема – ирекле. Чыгыш өчен 10-15 минут вакыт каралган. Татар халкы тарихыннан олимпиада тесттан һәм чыганаклар белән эшләүне күздә тоткан аерым биремнәрне эшләүдән гыйбарәт булачак.

Җиңүчеләр, призлы урын алучылар олимпиада нәтиҗәләре нигезендә, һәр өч юнәлештә аерым билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-sakertlar-arasynda-tatar-tele-adabiyaty-ham-tarixy-buenca-olimpiada-utkarelacak-5867292

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X