Казанда тукталыштагы авариядән соң, биш кеше хастаханәдә дәвалана
Казанның Вишневский урамындагы җитди юл-транспорт һәлакәтеннән соң хастаханәдә 5 кеше кала. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның 7нче клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Искәртик, бүген 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә Вишневский урамындагы юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән 8 кешене китерделәр.
«Өч зыян күрүчене тикшергәннән һәм кирәкле ярдәм күрсәткәннән соң амбулатор дәвалануга җибәрделәр, бишесен хастаханәгә озаттылар», – диделәр матбугат хезмәтендә.
Барлык пациентларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, дип өстәделәр хастаханәдә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәлакәткә Казанда рәсми рәвештә беркайда да эшләмәүче 29 яшьлек кеше гаепле дип санала. Элегрәк ул берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән наркотиклар куллану очракларын һәм дәваланудан баш тартуны да кертеп.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев